Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды

Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында узган чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар һәм килгән кунаклар күңелендә матур хатирәләр калдырды.

 Иркен, якты, ямьле бакча быел 30 баласын мәктәпкә озатты. Аларны котларга дип район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килде. 
Балаларның шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп танытты. Ә бу исә аларның бакчада ныклы әзерлек алуларын тагын бер кат күрсәтте. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимершина белән берлектә, альбом һәм бүләкләр тапшырды үзләренә һәм изге теләкләрен ирештерде: 
- Әти-әниләрегез, тәрбиячеләрегез белән бергәләп, бүген тормышның тагын бер баскычыннан атлыйсыз, алда сезне мәктәп бусагасы көтә,- диде ул. - Балалар бакчасында сез күп нәрсәләргә өйрәнгәнсез. Нинди бәхетле, матур балалар сез!Яхшы билгеләренә генә укыгыз! 
Тантаналы өлеш тәмамлангач, балалар урамга чыкты һәм йөрәк формасындагы шарларны зәңгәр күккә очырды. Шул шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе узды