Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Тәрбит башлангыч мәктәбенең беренче классына 11 бала керде

Олы Тәрбит башлангыч мәктәбендә бүген икеләтә шатлыклы вакыйга булды. Беренчедән, яңа уку елы башлану булса, икенчедән, капиталь ремонттан соң мәктәп- балалар бакчасы ачылды.

Әлеге мәктәп 1975 елда ул чордагы "Йолдыз" хуҗалыгы акчасына балалар бакчасы буларак төзелгән. 2007 елда аңа янкорма корып, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы ачалар.
- Бу авылда гомер- гомергә хезмәт сөючән халык яши. Бүгенге көндә авыл үсә, матурлана. Күреп торасыз, башлангыч мәктәп, капиталь ремонттан соң, танымаслык булып үзгәрде. Шуңа да без балаларның, авыл халкының шатлыгын уртаклашырга килдек. Без Татарстан Президентына рәхмәтлебез. Чөнки бу эшләрне башкарып чыгарга республикабызда эшләп килгән программалар мөмкинлек бирде. Икенчедән, биредә башлангыч мәктәп кенә булса да, унбер баланың беренче класска килүе куандыра. Бүген без Борындык мәктәбендә булдык, нинди зур авыл булуына карамастан, анда беренчегә нибары бер укучы керде. Барыгызга да зур уңышлар телим. Иң мөһиме - дөньялар тыныч булсын, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны Белем көне белән котлап. Калган кунаклар аның изге теләкләренә кушылды.
"Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы директоры Юрий Осипов та беренче класска керүче балаларга бүләкләр әзерләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев