Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Олы Урсак мәктәбенең 90 еллыгын бәйрәм иттеләр

Һәркем өчен үзе укыган мәктәбе - иң шәбе! Мәктәп, укытучылар, классташлар турындагы хатирәләрне кеше гомере буе саклый. Олы Урсак мәктәбенең 90 еллыгын бәйрәм итәргә дә әнә республиканың төрле төбәкләреннән бер-берсен сагынышып кайтканнар. Алар арасында сабакташлар да, шушы мәктәптә төрле елларда укучыларга белем һәм тәрбия биргән укытучылар да бар иде.

Бер гасырга якын тарихы булган мәктәп коллективы әлеге зур юбилей тантанасына иҗади якын килеп әзерләнгән. Алар мәктәпнең 1926 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрге тарихын да барлаган, белем йортына кагылышлы инде саргаеп беткән фотолардан презентация дә әзерләгән, монда эшләп киткән укытучыларның адресларын табып, тантанага кайтарганнар, бүгенге мәктәп тормышын чагылдырган видео төшергәннәр, спонсорлар да тапканнар. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, район башлыгы исеменнән котлап, мәктәпкә сертификат тапшырды һәм изге теләкләрен җиткерде.
- Мәктәп барыбыз өчен дә изге җир, икенче йортыбыз кебек. Шушында белеп алып, олы тормыш юлына аяк басабыз, тормышта үзебезне ничек тотарга өйрәнәбез. 90 ел - зур юбилей ул. Олы Урсак мәктәбе районнан читтәрәк урнашкан, авылның юлсыз чакларында да алар районда узган чараларда актив катнашты, спортта зур җиңүләр яулыйлар. Укытучылар коллективына зур рәхмәтемне белдерәм.
Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакировның хезмәт юлы шушы мәктәптә башланып киткән.
- Олы Урсак мәктәбенә 1977 елның 15 сентябрендә, Ключида төшеп калып, Чүкри Алан аркылы килдем. Заманына күрә мәктәпнең хәле ярыйсы иде, - диде ул, үзе укыткан чордагы кызык­лы хәлләрне искә төшереп. - Бүгенге көндә мәктәп коллективы хөкүмәтебез куйган бурычларны намус белән үтәп килә. Биредә тату коллектив тупланган, аларның мәгариф өлкәсендә тагын да зур уңышларга ирешүләрен телим.
- Безнең мәктәп Кайбыч районыннан да олырак, чөнки мәктәп 1926 елда, ә район 1927 елда оешкан, - диде Олы Урсак авыл җирлеге башлыгы Габбас Зиннәтуллин.
Шушы авыл мәктәбен тәмамлаган ТР Президенты аппаратында эшләүче авылдашлары Мансур Иксанов та, мондый очрашуларны ел саен үткәрергә кирәк, дигән теләген җиткереп, мәктәп китапханәсенә тарихи әһәмияткә ия булган китапларын бүләк итте.
Мәктәп директоры Рамил Нуриев кунакларны мәктәпнең бүгенге тормышы, уңыш­лары белән таныштыр­ды.
Тантананы алып баручыларның берсе - укытучы Кад­рия Кәримова тарихлары турында болай диде:
-Революциягә кадәр үк авылыбыз уртасында мәдрәсә эшләгән. Парталар, өстәлләр булмаган, идәнгә утырып сабак алганнар. Анда балалар өлкәннәр белән бергә укыган. Бу мәдрәсәдә укыткан Кәбир мулла һәм мәзин аларга гарәп телендә дога ятлаткан һәм намаз укырга өйрәткән. Укучылар аларның бөтен йомышын үтәгән: утын да ваткан, абзарын да чис­тарткан. Уку түләүле булган, шуңа да анда хәлле кешеләр балалары гына укыган.
- Авылыбызда мәктәп 1926 елда ачыла. Әлеге зур мәктәптә Сатмыш, Шыгай, Берләш, Карамасар, Янгелде, Кече Урсак, Биябашы авылларыннан килеп укыйлар, - дип сүзгә кушылды укытучы Зөлфия Сафиуллина.
Мәктәпнең беренче директоры Насих Әхмәровның 1926-1934 елларда хезмәт куйган, аны Кәрим Гарифуллин алыштырган, аннан соң Әкрам Яковлев, ТАССРның атказанган укытучысы Гариф Галиев, Әкмал Иксанов, Мансур Галиев, Габделхак Камалиев, Мөнәвәр Юнысовлар эшләгән. Мәктәп тарихында үзенең лаек­лы урынын алачак мәгариф ветераны, 1975-2004 елларда директор булып эшләгән, пенсиягә чыккач та 2011 елга кадәр тарихтан укыткан Фәһим Гыйниятуллин адресына бик күп җылы сүзләр яңгырады бу көнне. Аның тормыш иптәше Илүзә Әшрәфҗан кызын, арадан мәңгелеккә киткән башка укытучыларны, мәктәп үсешенә зур өлеш керткән колхоз рәисләре Габделхәй Зиннәтуллин, Илдар Нурмөхәммәтовларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
2004-2006 еллардагы директор Гүзәл Садриева, 2006-2014 еллардагы мәктәп җитәкчесе Рифат Вәлиев адресына да бик күп җылы сүзләр яңгырады. Хәзер мәктәп белән югары квалификацион категорияле укытучы Рамил Нуриев җитәкчелек итә. Рус теле укытучысы Люзия Абдуллина кичәне шигъри юллар белән алып барды. Монда төрле елларда укыткан Тәслимә Нурмөхәммәтова, Мөршидә Шәрәфуллина, Фәрхенур Хафизова, Әлфия Гатауллина, Илгизә Галимҗанова һәм башкалар да хатирәләре белән уртаклашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев