Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Шүширмә мәктәбен укучылар танымады

Җәйге каникуллар сизелмичә дә узып китте, сагынып көткән 1 сентябрь дә килеп җитте. Кайбычның барлык мәктәп­ләрендә дә бу көнне тантаналы линейкалар узды, укучыларны котларга җитәкчеләр дә килде.

Шүширмә мәктәбенең өченче классына укырга килгән Зилә, Рөстәм, Инсаф классларын танымады да. Әле каникулга киткәндә генә мәктәпләре иске иде, алар ял иткән арада төзүче абыйлары аны бик яхшы итеп ремонтлап та куйган. Быел беренче класска укырга кергән Гүзәл, Нияз, Булат, Әнисә яңартылган белем йортында укый башлаячак. Мәктәп мөдире Гөлназ Җәмилова шушы җиде укучыга белем бирәчәк. Аларның шатлыгын уртаклашырга килгән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин болай диде:
- Балалар саны аз булгач, бу иске мәктәпне ябу турында да фикерләр булган иде. Чөнки күршедәге Борындык мәктәбенә узган ел капиталь ремонт үткәрелде, анда шартлар яхшы. Ләкин ата-аналар теләгебезгә каршы төште һәм без алар фикеренә колак салдык. Кайбычның 25 еллыгына килгән Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка Шүширмә мәктәбе турында әйткәч, ул ремонтны финансларга вәгъдә бирде һәм сүзендә торды. Авыл мәктәбен саклап калуыбызга шатланабыз.
Белем көне белән Татарстан Президенты исеменнән котларга килгән Федераль статистика хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Валерий Кандилов та укучыларга иң яхшы теләкләрен җиткерде, мәктәпнең чыннан да сыйфатлы итеп ремонтлануын әйтеп узды. Мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров укучыларга Татарстан Президенты бүләге - "Мирас угы" китабын, башка бүләкләрен тапшырды. Район башлыгының Кайбычның барлык беренче класс укучыларына әзерләгән бүләкләрен дә укучылар шатланып кабул итеп алды.
Авыл имамы Мансур Баязитов та фикерләрен җиткерде:
- Балаларга тырышып уку өчен бөтен шартлары булган мәктәпне ремонтлаучыларга рәхмәт. Алар гыйлемле һәм иманлы булып үссен, - диде ул китаплар таратып.
Мәктәпне Равил Җәләлиев җитәкчелегендәге төзүчеләр ремонтлаган, 120 мең сумлык спонсорлык ярдәме дә күрсәткән."Яңа юл хуҗалыгы" җитәкчесе Рамил Тимершин ашханәгә электр плитәсе, депутат авылдашлары Илдус Ганиев суыткыч, Радик Рөстәм улы жалюзилар бүләк иткән. Алар да нәни дуслары алдында чыгыш ясады.
Соңыннан Альберт Рәхмәтуллин һәм Валерий Кандилов Борындык, Олы Кайбыч, Олы Тәрбит мәктәп­ләренә юл тотты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев