Бердәмроссиялеләр яңа бурычлар билгели
"Бердәм Россия" партиясенең Кайбыч җирле бүлегенең ХХ конференциясендә сәяси Совет секретаре итеп район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайланды.
Узган атнаның шимбәсендә үткән әлеге конференциядә беренчел бүлекчәләрдән сайланган делегатлар, бүлекчә секретарьлары, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәеровның ярдәмчесе Денис Левинсон, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, "Ак Барс" банкы җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан региональ бүлеге сәяси Советы әгъзасы Хәлил Гыйниятов катнашты. Россия һәм Татарстан гимннары яңгыраганнан соң, сәяси Совет эшчәнлеге белән таныштыру өчен сүз Альберт Рәхмәтуллинга бирелде. Ул, әлеге партиянең илдәге әйдәүче көч икәнлегенә басым ясап, алда торган бурычларга тукталды. Чыгышта яшәешнең барлык тармаклары да телгә алынды. Юллар төзү, яшь белгечләрне авылга тарту, яшь гаиләләрне торак йортлар белән тәэмин итү, ипотека буенча йортлар салу, социаль тормышны яхшырту - киләчәктә дә өстенлекле мәсьәләләр булып кала. Доклад буенча фикер алышуларда чыгыш ясаган Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева да депутатлар һәм делегатлар игътибарын авыл халкының иң авырткан җире - юлсызлык мәсьәләсенә юнәлтте. Аның өчен миллионнар белән исәпләнгән зур суммада акча кирәк. ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Гафуров, сайлауларда үзенә ышаныч күрсәткән Кайбыч халкына тирән рәхмәтен белдереп, бу мәсьәләне Президент югарылыгында караячакларын әйтте. "Кайбычта әле соңгы араларда гына байтак эшләр башкарылды. Бердәмроссиялеләрнең активлыгы мине шатландыра, киләчәктә дә уңышлар телим", - диде региональ сәяси Совет әгъзасы Хәлил Гыйниятов. "Бердәм Россия" партиясенең Яшьләр гвардиясе җитәкчесе Лилия Мотыйгуллина үз чыгышында яшьләр оешмасының беренчел бүлекчәләрен барлык авыл җирлекләрендә дә оештыру, яшьләрне активлаштыру буенча тәкъдимнәрен җиткерде. Җирле контроль-ревизия комиссиясе рәисе Фирдания Алиева 2011 елның апреленнән 2012 елның ноябренә кадәрге чордагы эшчәнлек хакында сөйләде.
Надеждино авыл җирлеге башлыгы Екатерина Савельева һәм башкарма комитетның төзелеш бүлеге белгече Марина Пулянинага партия билетлары тапшырылды. Ябалак бүлекчәсе әгъзасы Гөлнара Идрисова, Мөрәле бүлекчәсе секретаре Ринат Зиннәтуллин, партянең җәмәгатьчелек кабул итү бүлеге җитәкчесе Илфат Шәрәфиев "Бердәм Россия" партиясенең региональ башкарма комитетының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Делегатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Сәяси Совет секретаре итеп Альберт Рәхмәтуллинны сайлады. Конференциядә сәяси Советның яңа составы расланды. Сәяси Совет секретарь урынбасарлары итеп район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина тәкъдим ителде. Партиянең ХХ төбәкара конференциясенә делегат итеп Альберт Рәхмәтуллин һәм Кошмандагы беренчел бүлекчә җитәкчесе Лилия Сафина сайланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев