Мәскәү тикшерүчеләре – безнең төбәктә
Бу атнаның чәршәмбесендә Кайбычка РФ Генераль прокуратурасы хезмәткәрләре килде.
Мәскәү тикшерүчесе Николай Соршнев (рәсемдә уңда) әйтеп узганча, әлеге визитның максаты - Казан шәһәрендәге "Дальний" полиция бүлегендә булган күңелсез вакыйгаларга бәйле рәвештә республиканың барлык төбәкләрендә дә тикшерүләр уздыру, гражданнарны кабул итү. Кибеттә сатучының кәрәзле телефонын урлаган дип әлеге бүлеккә китерелгән 52 яшьлек Сергей Назаровның гомере катлаулы операциядән соң өзелә. Гомеренең соңгы сәгатьләрендә ул үзен полиция бүлегендә шампан шәрабе шешәсе белән көчләүләре турында сөйләп калырга өлгерә. Кеше үлеменә китергән әлеге вакыйга бөтен илне тетрәндерде. Бу хакта телевидениедән "Пусть говорят" тапшыруында да, "Время"дан, башка каналлардан да күрсәттеләр, әле хәзер дә тикшерү барышын даими яктыртып торалар. 21 мартта Казанга Россиянең Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин килде. Россиянең Генераль прокуратурасы вәкилләре киңкырлы тикшерүләр уздыра.
Прокуратура хезмәткәрләре, берничә төркемгә бүленеп, районнарда эчке эшләр бүлекләре эшчәнлегендә гражданнарның конституцион хокуклары үтәлешенә күзәтчелек итү эшен оештыруны тикшерә. Генераль прокуратура тикшерүчесе Николай Соршнев һәм Татарстан Республикасы прокуратурасы тикшерүчесе Олег Семенов район прокуратурасында эш оештырылышы белән танышты, адвокат, хокук сакчылары, журналистлар белән очрашты. Безнең белән очрашуында Николай Борисович хокук сакчылары хезмәтенә бәябез хакында сорашты. Ул шулай ук районда хезмәт хакларының үзвакытында бирелеп барылуы, яшүсмерләрнең буш вакытларын ничек итеп уздырулары, балигъ булмаган балалар арасында хокук тәртибен бозуларның торышы, нинди профилактик чаралар уздырылуы, халыкны эш белән тәэмин итү чаралары белән дә кызыксынды.
Тикшерүчеләр "Кайбыч" полициясе бүлекчәсендә дә булдылар. Анда җәмәгатьчелек тәртибен бозучылар, җинаятьләр кылуда шикләнүчеләрне вакытлыча тоткарлау камерасы, дежур частен тикшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев