«Алтын алка»да җиңделәр
Укучылар арасында хоккей буенча "Алтын алка" призына ярышлар дәвам итә.
18 гыйнварда Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге 2001-2002 елгы укучылар командасы Яшел Үзән шәһәрендә "Алтын алка" призына үткән ярышларда катнашты. Якташларыбыз Яшел Үзән шәһәре командасына оттырса, тәтешлеләрне 4:2 исәбенә отып, турнирда икенче урынны яулап кайтты. Афәрин, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев