Беләге ныклар гер күтәрә
Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортка тарту максатында Россия физкультурниклар көне уңаеннан гер күтәрү ярышының чираттагысы Кече Кайбыч мәдәният йортында узды.
Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов ярыш шартлары белән таныштырды: спортчы, бер кулы белән күтәреп арганнан соң, икенче кулына күчергәндә герне идәнгә куярга тиеш түгел. Катнашучы команда составында - ун кеше, аларның күрсәткечләрен бергә кушкач килеп чыккан санны унга бүлгәч, авылның рейтингы ачыклана. Район мәдәният йортларында ярышлар үткәргәннән соң, иң югары рейтинглы авылның мәдәният йортына район башлыгы бүләге тапшырылачак.
Быел Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең унберенче классына укырга барачак Әнис Гарифуллин сәхнәгә беренче булып чыкты. Герне бер кул белән күтәреп, ул үткән атнада Кошман егете Динар Гатауллин куйган күрсәткечне куып җитте (150 тапкыр). Ярыш шартларын онытып җибәрдеме, герне икенче кулына күчергәндә идәнгә куйды, шуңа күрә Әниснең герне икенче кул белән күтәрү мөмкинлеге булмады. Айнур Низаметдинов (рәсемдә) герне сул кулы белән 130, уңы белән 71 тапкыр күтәреп, Кече Кайбыч авылы рекордын куйды. Егет быел Казан төзелеш көллиятенең 4 курсында укуын дәвам итәчәк. Өченче урынны яулаган Ранис Абделхәеров герне 105 тапкыр күтәрә алды. Көчле егетләр аз түгел иде биредә: Марат Алимбеков 101, Айрат Миңнуллин - 100, Азат Хафизов - 99, Ранис Сәлахетдинов - 41, Рафаэль Нигъмәтуллин 29 тапкыр күтәрде. Гер күтәрергә сигез егет теләк белдергән иде, аларның тулаем исәбенә Алинә Гайнуллина җыйган бер очко да кушылды. Кызлар да спортны үз итәләр икән: һәр егеткә көч биреп, күтәрелгән гер исәбен алып бардылар. Җиңүчеләргә Юрий Михайлов истәлекле бүләкләр тапшырды. Ярыштан соң яшьләр дискотекада күңел ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев