Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Биле ныклар бил алышты

Районда укучы яшьләр арасында спортның милли көрәш төрен үстерүгә зур игътибар бирелә. 21 ноябрьдә район үзәгендәге "Олимп" спорт комплексында Апас, Кайбыч районнары укучылары арасында, 36 дан башлап 70 килограммнан югарыга кадәр сигез үлчәү категориясендә үткәрелгән бәйге дә шуны раслый.

Әлеге ярышта районыбыз данын яклап Олы Кайбыч һәм Мәлки авылы егетләре чыгыш ясады. Бил алышны 36 килограммга кадәр үлчәү авыр­лы­гын­дагы яшь спортчылар башлады. Кискен көрәштә Апастан Ислам Сәләвиев җиңүгә иреште. Олы Кайбычтан Рә­диф Зиннәтҗанов һәм Ранил Абдуллин икенче, өченче урыннарны бү­леш­те.

40 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында да апаслылар сынатмады беренче урынны Ринас Хәсәнов яуласа, икенче урынга Айдар Садриев чыкты. Олы Кайбычтан Айдар Шакиров өченче урынны алды.

45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында шулай ук Апас егете Рәзил Шакировка уңыш елмайды. Ул бердәнбер көндә­ше Дамир Хәбибуллинны сыртына салып, җиңү яулады.

50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында кабат Апас егете Динар Закиров пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Мәлкидән Константин Лоцев икенче, Олы Кайбычтан Айдар Сибгатуллин өченче урынны яулады.

55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Булат Салаватуллинга (Апас) тиңнәр булмады. Мәл­ки­дән Антон Галкин, Апастан Илһам Зәйлулловтан бераз өстенлек белән икенче урынга чыкты. Илһамга өченче урын бирелде.

60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Марсель Сәйфуллин (Кайбыч) иң көчлесе иде. Ра­ил Шәйхуллин (Апас), Станислав Токсаров (Мәл­ки) икенче, өченче урыннарны алды.

70 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында Апас егетләре Линар Вәлиуллин белән Салават Минһаҗев беренче, икенче урыннырны бүлеште.

70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында да нибары ике спортчы үза­ра көч сынашты. Шулай да Олы Кайбычтан Наил Гарәфетдинов көндәше Линар Галкиннан (Апас) көчлерәк иде.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшь көрәшчеләргә яңадан-яңа җиңүләр теләде.

Келәмдә хөкемдарлар - Мәл­ки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов һәм Апас командасы остазы Ренат Гыйламов һәр очрашуны гадел һө­кем итеп, иң көчле спортчыны билгеләп барды.

Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Фә­нил Гарәфетдинов призлы урыннарга чыккан һәр укучыга Мактау кә­газьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч милли көрәш “Олимп” спорт комплексы

2
X