Бәйге – авылдаш истәлегенә
22 февраль көнне Зур Урсак урта гомумбелем мәктәбе базасында Габделхәй Зиннәтуллин кубогына чаңгы ярышлары булып узды. Традициягә әйләнеп баручы бу ярышка быел Кайбыч районы гына түгел, ә күрше Апас районы мәктәпләре дә чакырылган иде. Әмма, чакыруны кабул итеп, Акхуҗа мәктәбе укучылары гына килде.
Ярышны ачу тантанасында спонсорлар - абыйлы-энеле Гомәр һәм Габбас Зиннәтуллинннар, Кайбыч мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, яшь чаңгычыларны сәламлап, аларга уңышлар теләделәр. Ярышта барлыгы җиде команда катнашты. Кошман, Федоровское, Борындык, Иске Чәчкаб, Олы Кайбыч мәктәпләре үзләренең командаларын куйды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, Кошман, Федоровское, Олы Кайбыч командалары бу ярышларда ел саен катнаша. Димәк, әлеге мәктәпләрнең тренерлары яшь буынны кечкенәдән үк чаңгы спорты белән кызыксындыра алган.
Старт бирелде. Җилдәй җитез егетләр алга ыргылды. Малайларга өч, кызларга ике чакрым булган дистанция бик күп борылышлар, тауга менүләр, җитез генә төшүләр, тигез җирдән иркен ысул белән чабуларга бай иде. Борындык мәктәбе тренеры Хәмзә Юнысов әйтүенчә, трасса бик үзенчәлекле һәм кызыклы.
Ярыш башында ук беренчелек урсаклылар кулында булды. Икенче, өченче урыннар өчен көрәш киеренке барды, нәтиҗәдә борындыклылар икенче, Федоровскоедан Юрий Григорьев шәкертләре өченче булды.
Әйе, командасы составында Илнар Абдуллин, Чулпан Зиннәтуллина, Рөстәм Зәйнуллин, Исламия Кәримова, Дамир Хәсәнов, Эльвина Зәйнуллина булган Зур Урсак командасына тиңнәр булмады. Алар көндәшләрен бер түгәрәккә калдырып, беренче урынны яулады. Бу ярышта Зиннәтуллин Габделхәй абыйның оныгы Чулпан Зиннәтуллина да катнашты. 2004 елгы булуына карамастан, үзенең чаңгы спорты белән дус булуын күрсәтте.
Ярышта катнашкан бер генә спортчы да бүләксез кайтып китмәде. Җиңүче командалар күчмә кубок, медальләр, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Аларның тренерларына да бүләкләр тапшырылды.
Дистанциядән килгән чаңгычыларны кайнар чәй, коймак, печенье, конфет белән сыйлап тордылар. Гомәр Габделхәй улы киләсе биш еллык юбилей елында катнашучы командалар күбрәк булсын иде дигән теләген белдерде. Районыбызда зур мәктәпләрдән саналган Иске Тәрбит, Мәлки, Зур Подберезье, Чүти, Хуҗа Хәсән мәктәпләре командасын шушы ярышта киләсе елларда күрәсебез килә.
Ярышларны оештырган, анда катнашкан, командалар өчен җан аткан һәр кешегә зур рәхмәт әйтәсе килә, тормышларында һәм эшләрендә зурдан-зур уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев