Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы эзенә кар кунмый

Узган җомгада Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында район мәктәпләренең җыелма командалары арасында чаңгы буенча эстафета ярышлары үткәрелде.

Ярыш шартлары буенча һәр мәктәптән өч егет һәм өч кыз катнашты. Егетләр биш, кызлар өч чакрым арада көч сынашты. Егетләр арасында Зур Урсак урта мәктәбе командасы финиш сызыгын беренче булып үтте. Федоровское урта мәктәбе командасы икенче, Мәлки төп мәктәбе егетләре өченче урынны яулады.

Зур Урсак мәктәбенең кызлар командасы да сынатмады, җиңүгә иреште. Мәлкилеләр икенче, Олы Кайбыч командасы өченче урынга чыкты. Призлы урыннарны яулаучы командаларга ярышның төп хөкемдары, район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр, күчмә кубоклар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы буенча эстафета Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркы