Чаңгы юллары бормалы
Узган шимбәдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында кышкы спорт сезонын ачу тантанасы булды. Шул уңайдан мәктәпләр, оешмалар, учреждениеләр командалары катнашында чаңгы буенча шәхси беренчелеккә ярыш үткәрелде.
Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Фәнил Гарәфетдинов ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, яшь спортчыларга старт бирелде. Бәйгедә егетләр - 5, хатын-кызлар 3 чакрым араны вакытка үтәргә тиеш.
Чаңгы юлыннын яшьләр аеруча тиз җилдерде. Олы Кайбыч мәктәбе укучысы Илфат Өметбаев финиш сызыгын беренче булып үтте. Шул ук мәктәптән Әнис Гарифуллин, аннан аз гына калышып, икенче килде. 135 нче һөнәр училищесыннан Руслан Сәлахиев өченче күрсәткечкә иреште. Олы Кайбыч мәктәбенең кызлары да сынатмады: Айгөл Низаметдинова беренче урынны яуласа, Мәдинә Яруллина икенче урынны алды. Һөнәр училищесыннан Римма Зафина өченче килде.
Оешма, учреждениеләр хезмәткәрләре дә үзләренең чаңгы спортын яратуларын күрсәтте. Ир-егетләр арасында район башкарма комитеты хезмәткәре Алексей Горшковка тиңнәр булмады. Икенче урынны һөнәр училищесы укытучысы Фәрит Зиннуров яулады. Өченче булып финиш сызыгын "Кайбыч таңнары" газетасы журналисты Мингазиз Сөнгатуллин үтте. Хатын-кызлар арасында район башкарма комитетыннан Алия Сөнгатова һәм 135 нче һөнәр училищесыннан Агния Шоркина беренче- икенче урыннарны бүлеште.
Призлы урыннарны яулаучыларга Мактау кәгазьләрен һәм истәлекле бүләкләрне район Советы аппараты җитәкчесе Александы Кучумов һәм район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Фәнил Гарәфетдинов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев