Чемпионат дәвам итә
Авыл хуҗалыгы районнарының ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР чемпионатының беренче лигасы, "Б" дивизионында чыгыш ясаучы командаларның 11 февральдә чираттагы очрашуы үтте.
Бу көнне уенчы-тренер Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге Олы Кайбыч ир-егетләр командасы Кама Тамагы районында җирле команданы 4:2 исәбенә җиңде. Кайбычлылардан Фәнил Миңнуллин, Илдус Вәлиуллин икешәр алка кертте. Чемпионат барышында якташларыбыз әлегә бер тапкыр да җиңелү ачысын татымаган бердәнбер команда. Аларның "Б" дивизионында чыгыш ясаучы командалардан Буа, Чүпрәле районнары белән берәр очрашу үткәрәселәре калды. Алар 19 февральдә үз бозларында буалыларны кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев