Чүти мәктәбендә сугышчы-интернационалист Владимир Драндров истәлегенә ярыш үтте
Узган атнаның шимбәсендә Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбенең спорт залында якташыбыз - сугышчы-интернационалист Владимир Драндров истәлегенә спортның өч төре буенча ярыш үтте.
Анда районның 14 мәктәбе командасы катнашты. Ярышны карарга Владимирның әти-әнисе Михаил һәм Мария Драндровлар да килгән иде.
Тугызынчы класска кадәрге егетләр арасында барган өстәл теннисы буенча ярышта призлы урыннарны Чүти мәктәбеннән Илназ Биктимеров, Борындык төп мәктәбе егетләре Инсаф Нигъмәтҗанов һәм Рәзил Хәйруллин яулады. 9 класска кадәрге кызлар арасында беренче-икенче урынны Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Екатерина Улитина һәм Полина Григорьева яулады. Өченче урынны Чүти мәктәбеннән Динара Әхмәтшина алды. Спортның бу төрендә командалар арасында беренче урынны Чүти мәктәбе командасы яулады һәм чираттагы күчмә кубокка ия булды. Икенче-өченче урыннарны Борындык һәм Федоровское мәктәпләре командалары алды. 10-11 класслар арасында да өстәл теннисы буенча ярышларда аларга тиңнәр булмады - күчмә кубокны яуладылар. Бу яшьтәгеләр арасында икенче-өченче урыннарны Федоровское һәм Иске Тәрбит командалары алды. Шәхси беренчелектә призлы урыннарны Чүтидән Илназ Биктимеров, Федоровскоедан Илназ Хәлиуллин һәм Чүтидән Игорь Платонов үзара бүлеште. Кызлардан Алсу Вафина (Федоровское), Динара Әхмәтшина (Чүти) һәм Эльвира Галәвова (Олы Кайбыч) призлы урыннарга чыкты.
Кул көрәштерү буенча ярыш өч үлчәү авырлыгында барды. Шәхси беренчелектә урыннар түбәндәгечә бүленде:
45 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Алина Иванова (Мәлки), Алисә Вәлиева (Борындык), Энҗе Абдуллина (Зур Урсак); 55 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Анна Николаева (Иске Тәрбит), Алина Заказова (Мәлки), Светлана Суганова (Ульянково);
55 килограммнан югары үлчәү авырлыгында: Наталья Воробьева (Чүти), Татьяна Дворянская (Кече Мәме), Айназ Вахитова (Чүти).
Егетләр арасында 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Дмитрий Майданов (Кече Мәме), Игорь Федотов (Федоровское), Евгений Кузнецов (Иске Тәрбит);
60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында:
Петр Краснов (Иске Тәрбит), Антон Галкин (Мәлки), Дмитрий Филянин (Зур Подберезье);
60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында:
Илназ Биктимеров (Чүти), Владислав Федин (Зур Подберезье), Артур Иванов (Иске Тәрбит). Спортның бу төрендә күчмә кубок Иске Тәрбит мәктәбе командасына эләкте. Икенче-өченче урыннарны Мәлки, Федоровское мәктәпләре командалары яулады.
Гер спорты буенча ярышта командалар арасында Зур Подберезье мәктәбе командасы җиңү яулады һәм беренче тапкыр гына уйнатылучы күчмә кубокны кулга төшерделәр. Икенче-өченче урыннарны Борындык, Олы Кайбыч мәктәпләре командалары бүлеште. Шәхси беренчелектә 50 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Евгений Бударин (Зур Подберезье), Алмаз Гобәйдуллин (Борындык), Зилмир Гашыйгуллин (Олы Кайбыч); 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында: Руслан Казаков (Чүти), Ильяс Вәлиев (Борындык), Алексей Чарланов (Мәлки);
60 килограммнан югары үлчәү авырлыгында:
Максим Малюков (Зур Подберезье), Раил Хисамиев (Олы Кайбыч), Константин Костюков (Хуҗа Хәсән).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев