Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңүчеләр ачыкланды

5 ноябрьдә Чүти урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында мәктәпләрнең 1994 елгы һәм аннан яшьрәк кыз һәм егетләр командалары катнашында "КЭС - БАСКЕТ" төбәкара мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының район туры финал ярышлары үтте.

Финал ярышында Чүти, Иске Чәчкаб, Федоровское, Колаңгы мәктәпләрендә булган зона турында җиңүгә ирешкән командалар үзара көч сынашты. Кызлар арасында барган кискен ярышта Олы Кайбыч мәктәбе командасына тиңнәр булмады. Федоровское, Борындык, Хуҗа Хәсән кызлары икенче, өченче, дүртенче урыннарны яулады. Егетләр арасында барган ярышта федоровскоелыларга җиңү елмайды. Олы Кайбыч мәктәбе командасы икенче урынга чыкты. Зур Подберезье, Борындык егетләре өченче, дүртенче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә күчмә кубок, Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X