Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ике кубок та урсаклыларда

Календарьда яз ае башланса да, кыш үз урынын бирергә ашыкмый. Көннәр чагыштырмача салкын тора. Район спорт сөючеләре табигать биргән бу мөмкинлектән файдаланып калырга тырыша, чаңгы юлларыннан эзне суытмый.

Март ае башында, кояшлы, матур көндә Зур Урсак төп мәктәбе базасында чаңгы буенча эстафета ярышлары үтте. Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында ике чакрым арада эстафета яры­шы үткәрде.

Ярыш башланыр алдыннан район мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров һәр командага уңышлар теләде.

Бу бәйгедә тугыз мәктәп командасы катнашты. Һәр команда составында ике малай, бер кыз чыгыш ясады. Кискен көрәш­тә составында Рөстәм Зәйнуллин, Исламия Кә­римова, Алмаз Биктаһиров булган Зур Урсак мәктәбе командасы шактый аерма бе­лән көндәш­ләрен артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып үтеп, җиңүгә иреште. Икенче урынны Борындык төп мәктәбе командасы яулады. Өчен­че урынга Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы чыкты.

Шул ук көнне район яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге 5-9 класс укучылары арасында эстафета ярышы уздырды. Бу бәйгедә дә тугыз мәктәп командасы катнашты. Алдагы ярыштан аермалы буларак, монысында ике егет, ике кыз катнашты. Бу ярышта да Рамил Нуриев шәкерт­ләре сынатмады, көн­дәшләрен, бер әйләнешкә диярлек артта калдырып, җиңү яулады. Команда составында разрядлы спортчылар Алмаз Нуриев, Эльвина Зәйнуллина, Раил Гыйльметдинов, Язи­­­лә Сираева чыгыш ясады. Бу сезон алар өчен бик уңышлы булды, республика күләмендә үткән ярышларда разряд нормалары тапшыра алдылар, "Кайбыч таңнары" район газетасы үткәргән традицион эстафета ярышында җиңүгә ирештеләр.

Икенче, өченче урыннарны Чүти һәм Борындык командалары бүлеште.

Ике ярышта да җиңү яу­лаган командаларга дипломнар, күчмә кубоклар, призлы урыннарга чыккан командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Югары күр­сәт­кечле спортчылар әзер­ләгәне өчен Зур Урсак төп мәктәбенең физкультура укытучысы Рамил Нуриевка район яшь­ләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов Мактау кәгазе, истә­лекле бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы чаңгы буенча эстафета чаңгы