Җилдәй җитезләр көч сынашты
Узган шимбәдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында мәктәпләрнең 5-9 класс кызлары һәм егетләре арасында җиңел атлетика буенча ярыш узды.
Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов яшь спортчыларга ярыш шартларын җиткергәннән соң, старт бирелде.
Егетләр арасында100 метрга йөгерүдә Федоровское мәктәбеннән Илмас Гыйсмәтуллинга тиңнәр булмады. Икенче урынга Иске Тәрбиттән Александр Архипов чыкты. Өченче урын Борындыктан Рәзиф Хәйруллинга бирелде.
Кызлардан 100 метр араны Иске Тәрбиттән Людмила Зайцева иң беренче булып үтте. Чүтидән Динара Әхмәтшина финиш сызыгын икенче булып узды. Өченче урында Борындыктан Алисә Вәлиева.
400 метрга йөгергән кызлар арасында Федоровскоедан Айсылу Әхмәтшинага тиңнәр юк иде. Чүтидән Диана Смирнова, лидердан чак кына артта калып, финишка икенче булып килде. Өченче урында - Хуҗа Хәсән мәктәбеннән Татьяна Макарова.
800 метрга йөгергән егетләр арасында да җиңү федоровскоелыларга елмайды. Вадим Моисеев бу араны 2 минут 13 секунд эчендә үтте. Икенче урынны Зур Урсактан Алмаз Нуриев яулады. Чүтидән Игорь Платонов өченче күрсәткечкә иреште.
Егетләр арасында барган (4х100 метр) эстафета ярышында федоровскоелылар беренче, борындыклылар икенче, Иске Тәрбит мәктәбе өченче урынны яулады. Шул ук арага кызлар арасында эстафета ярышында да федоровскоелылар иң көчлесе булды. Чүтилеләр алардан азга гына калышып, икенче килде. Иске Тәрбит командасы өченче урында.
Ярышта Федоровское мәктәбе беренче, Иске Тәрбит - икенче, Чүти командасы өченче урынны яулады. Җиңүчеләргә күчмә кубок, Мактау кәгазьләрен, медальләрне Юрий Михайлов тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев