Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбыч командасы Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнирда катнашты

22-24 март көннәрендә Саба районының Урман хуҗалыгы поселогында РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы, "Мактау билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча XII Бөтенроссия турниры үткәрелде.

Анда Кайбыч муниципаль районының яшь теннисчылары да катнашты. Район җыелма командасы составында Федоровское урта гомумбелем бирү мәктә­бен­нән Алсу Вафина, Екатерина Улитина, Борындык төп мәктәбеннән Алмаз Әбләизов һәм Инсаф Нигъмәтҗанов чыгыш ясады. Турнир нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны Саба, Сарман һәм Алексеевский районнары үзара бүлеште. Турнирда катнашкан 26 авыл ху­җалыгы районы командалары арасында якташларыбыз 12 нче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нургали Миңнеханов истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир