«Кайбыч таңнары»ның 3 кубогы да Зур Урсакка китте
Сиксән елдан артык район сулышын яктыртучы "Кайбыч таңнары" газетасының үз традицияләре бар.
Газетабызның 12 мартта билгеләп үтелүче туган көне уңаеннан чаңгы ярышы уздыру да матур гадәткә әйләнде. Быел унтугызынчы ярышка старт бирелде. Туган көнебез мартта гына булса да, чаңгычылар теләген исәпкә алып, быел аны салкынрак вакытта үткәреп калырга булдык. Кышның соңгы көнендә Олы Кайбычтагы ял паркына җыелган спортчыларыбызның күплеген күргәч, ничек шатланганыбызны белсәгез иде сез! Газетабыз призына үткәрелүче ярышта, гадәттә, мәктәп укучылары күпчелекне тәшкил итә иде. Ә бу юлы оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләреннән 15 команда катнашты. Ветеринария врачлары да, банкирлар, полиция, гадәттән тыш хәлләр идарәсе, башкарма комитет хезмәткәрләре, элемтәчеләр, терлекчеләр дә бар иде алар арасында. Багай, Борындык, Колаңгы, Зур Урсак, Ульянково, Мәлки, Хуҗа Хәсән авыл җирлекләре башлыклары, эш күп, дип тормаган, командаларына көч биреп тору өчен ярышка үзләре килгән. Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, газета редакторы спортчыларны сәламләгәннән соң, чаңгычылар стартка басты.
Төп мәктәпләр арасында да, урта гомумбелем бирү мәктәпләре, оешмалар арасында да күчмә кубоклар Олы Урсакка китте. Оешмалардан Мәлки, Борындык авыл җирлекләре - икенче-өченче урыннарда. Олы Кайбыч, Борындык, Иске Тәрбит мәктәпләре дә газета призына лаек булучылар арасында. Пенсия яшендәге спортчыларыбыз Альберт Ярхәмов, ирле-хатынлы Дамира һәм Фаил Шаһивәлиевлар, Дилә Әбүзәрова, Мәдинә Закировалар да ярышта катнашты. Җиңүчеләрнең барысына да дипломнар һәм кубоклар тапшырдык.
- Быел ярышны яхшы оештыргансыз, - диде Колаңгы авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов. - Катнашучылар күп, аларны кайнар чәй, камыр ризыклары белән бушлай сыйлау җаен да тапкансыз. Без ике команда алып килдек: мәктәп укучыларын һәм оешмадан. Дөрес, җиңүгә ирешә алмадык, әмма зур канәгатьләнү белән кайтып китәбез.
Әйе, спорт рекордлар гына түгел, ә сәламәтлек иленә илтүче зур мәйдан да әле ул.
Газетабыз призына ел саен шулай район күләмендә ярыш үткәрүебезнең сере гади - без спортчыларның көчле, ныклы ихтыярлы булулары белән беррәттән, аларның белемле, хәбәрдар булуларын да телибез. Журналистлар халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга да үз өлешен кертә. Әнә шундый чаралар ярдәмендә укучы белән газета арасын тагын да якынайтабыз, яңа абунәчеләр табабыз.
"Кайбыч таңнары" редакциясе коллективы ярышны үткәрүдәге теләктәшлеге өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга, мәктәп укучыларын бүләкләүдә спонсорлык ярдәме күрсәткәне өчен Яшел Үзәндәге якташыбыз Рәшит Ярхәмовка, кайнар чәй һәм ризыклар белән сыйлауны оештырганы өчен сәүдә оешмасы директоры Иван Чекмаревка, ярышның төп хөкемдары - яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайловка тирән рәхмәтен белдерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев