Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычлылар сынатмый

Бәйрәм көннәрендә Апас районында "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте призына Иделаръягы зонасы районнарының волейбол буенча ир-егетләр командалары арасында ярыш үткәрелде.

Әлеге ярышта районыбыз данын яклап район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Хәсәнов җитәкчелегендә Иске Тәрбит, Салтыйган авылларыннан җыелма команда чыгыш ясады. Ярышта якташларыбыз призлы өченче урынны яулады. Бәйгедә катнашкан буалылар беренче, апаслылар - икенче, Яшел Үзән командасы дүртенче урынга чыкты. Кайбычлылар ярыштан III дәрәҗә диплом, истәлекле бүләк белән кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол Апас