Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычның үз көрәш федерациясе бар

Кайбыч тарихында элек Сабантуе мәйданнарын тоткан атаклы көрәшчеләр булган. Соңгы елларда районыбызда татар-башкорт көрәше буенча сүлпәнлек сизелә башлаган иде. Спортның бу төре белән шөгыльләнергә теләгән яшьләр дә бар, әмма тренерлар җитешмәве үзен бик сиздерде.

25 июньдә район Советының актлар залында ТРның татар-башкорт көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, "Олимп" спорт комплексы җитәкчесе Рамил Закиров, авыл җирлекләре башлыклары, мәк­тәп­ләрнең физкультура укытучылары, оешмалар җитәкчеләре катнашында Кайбыч районында татар-башкорт көрә­ше федерациясе җәмәгать оешмасы төзү буенча оештыру утырышы булды.

Равил Гариф улы Хәйруллин әйтүенчә, Кайбыч татар-башкорт көрәше буенча республиканың 51 районы арасында 30 урында тора. Узган ел ул бө­тенләй 47 урында булган. Юрий Валтерович тырышлыгы белән берничә ай эчендә безнекеләр 17 баскычка күтә­рел­гән. Әлеге очрашуның максаты да районда татар-башкорт көрәше федерациясе җәмәгать оешмасы төзеп, спортның бу төрен халык арасында пропагандалау.

- Татар-башкорт көрәшенең дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Соңгы елларда татар халкының милли бәйрәме Сабантуе дөньяның 54 илендә үткәрелә. Республикабыз вәкилләре хәтта Бразилиядә узган бәйгедә катнашты, - диде Равил Хәйруллин.

Районда көрәше федерациясе төзү буенча оештыру утырышын Юрий Михайлов алып барды. Федерация рәисе итеп район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма директоры итеп "Олимп" спорт комплексы җитәкчесе Рамил Закиров, ревизия комиссиясе рәисе - "Олимп" спорт комплексы директоры Фаил Шаһивәлиев, әгъзалары - шәхси эшмәкәр, Кече Кайбыч авылы егете Алмаз Низаметдинов, район Советының бухгалтерлык исәпләве һәм отчет бүлегенең әйдәүче белгече Рушан Сайранов сайланды. Президиум әгъзалары да сайланды. Алар - район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, "Олимп"тан Рамил Закиров, спортчылар лидеры Юрий Михайлов, Мәлки авыл җирлеге башлыгы Артем Козлов, Кече Мәме, Олы Кайбыч мәк­тәпләренең физкультура укытучылары Сергей Козин, Илдус Вәлиуллин, район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин, Иске Тәрбит урта мәктәбенең химия укытучысы Виктор Яковлев, "Форпост" үзәге директоры Рафис Ильясов, Кече Кайбыч авылыннын татар-башкорт көрәше буенча тренер Айрат Миңнуллин.

- Район башлыгы булып эшләвемнең беренче көннәрендә үк районда шундый федерация оештыру өчен документлар әзерләүне йөкләгән идем. Менә ул көн килеп тә җитте. Ышаныч белдереп, федерация рәисе итеп сайлавыгызга рәхмәтлемен. Районда Боз сарайлары булмаса да, спортның хоккей тө­ре елдан-ел үсеш ала. Илдус Вәлиуллин тырышлыгы белән авыл малайлары республика буенча призлы урыннар яулый. Милли көрәштә дә шундый фанатлар булырга тиеш. Район үзәгендә бассейн белән спорт комплекс төзергә җыенабыз. Анда 30-35 кешегә эш урыны булыр дип планлаштырабыз. Бездә спортны яратучы, сәләтле яшьләр күп, татарча көрәш тә район дәрәҗәсен күтә­рергә тиеш. Федерация төзелеп беренче елда ук нәтиҗәләр булмаска да мөмкин, шулай да алдагы елларда Кайбычның үзен танытачагына мин ышанам, - диде район башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч тарихы көрәш федерациясе Кайбычның үз көрәш федерациясе

2
X