Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күчмә кубок – Федоровскоеда

26 майда Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе 2000 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында җиңел атлетика буенча ярыш үткәрде.

Район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Хәсә­нов, укучыларны сәлам­ләп, бәйге шартлары бе­лән таныштырганнан соң, малайлар арасында 60 метрга йөгерүчеләргә старт бирелде. Кече Мә­ме мәктәбеннән Тимур Калдин барыннан да җи­тез булып чыкты. Барлык көндәшләрен артта калдырып, финишка беренче булып килде. Борындыктан Алмаз Аблаизов икенче, Ульянководан Сергей Калашников өченче урынны яулады.

Шул ук араны Федоровскоедан Евгения Моисеева иң беренче килде. Мәл­кидән Диана Андреева һәм Иске Чәчкабтан Гөлчәчәк Газыймҗанова икенче-өченче урыннарны бүлеште.

400 метрга йөгерүче кызлар арасында Федоровское мәктәбеннән Алинә Ярхәмовага тиңнәр булмады. Ульянководан Алина Шаландина финиш сызыгын икенче булып үтте. Хуҗа Хәсәннән Ксенья Макарова өченче урынны алды.

800 метр арага йөгерүче малайлардан Тимур Калдин җиңүгә иреште. Зур Подберезьедан Александр Писарев белән Федоровскоедан Илмас Фролов - икенче-өченче урыннарда.

4х100 метр арада катнаш эстафетада (2 малай, 2 кыз) Мәлки командасы көчлерәк булды. Хуҗа Хәсән мәктәбе командасы икенче урынны яулады. Подберезьелылар өченче урынны алды.

Командалар арасында Федоровское мәктәбе - беренче, Хуҗа Хәсән мәк­тәбе икенче, Кече Мә­ме мәктәбе өченче урынны яулады. Шулай итеп, күч­мә кубок Федоровское мәктәбенә китте. Җиңү­челәр Мактау кә­газьләре, бүләкләргә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңел атлетика