Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшләрдә сынала батырлар

Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә "Ватаным Татарстан" газетасы призына 17-19 февральдә Чаллы шәһәрендә татар-башкорт көрәше буенча узган ярышта Кайбыч егетләре дә катнашты.

Боз сараенда алма тө­шәр­­лек тә урын юк, дисәң дә һич арттыру булмас. Безнең республикада узу­чы кө­рәш буенча иң зур ярышка Татарстан шә­һәр-районнарыннан гына түгел, Мари Иле, Удмуртия республикаларыннан, Санкт-Петербург кебек уннан артык зур шә­һәрдән дә килгән­нәр иде. Дүрт йөз­дән артык кө­рәшчене үз эченә алган 50 команда арасында ал­дагы елларда да җиңү­не кулыннан ычкындырмаган көчле кө­рәш­челәр, спорт мастерлары да бар. Ярышны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Яшь­ләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының спорт төрлә­рен үстерү бүлеге начальнигы Рәиф Вафин быелгы көрәшнең 49 нчы тапкыр үткәрелүен билгеләп узды. Ярышның баш хөкемдары - Россия һәм Татарстанның атказанган тренеры, республика категориясендәге хөкемдар Рәкыйп Фәйзуллин. Ир-егет­ләр ун үлчәү авырлыгында кө­рәште.

Кайбыч җыелма командасы составы ярышка район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелеген­дә барды. Кайбыч данын район Сабан туйлары ба­тыры Хамис Миңнуллин, Кошманда яшәүче энесе Зөфәр, шушы авыл­да туып-үсеп, хәзер Казанда укучы Динар Гатауллин, абыйлы-энеле Мәлки егетләре Николай белән Алексей Горшковлар, Кече Мәме көрәшчеләре Петр Козин, Валерий Фомин, Леонид Токсаров, Вениамин Киселев, хө­кемдар Сергей Козин, Олы Кайбычтан Раил Хәй­ретдинов яклады. Кө­рәш алты келәмдә барды. Безнекеләрдән бу бәйгедә Хамис Миңнуллинга җиңүгә дүрт-биш адым гына калган иде. Әмма дүртенче әйлә­неш­тә ул Россия чемпионы, Биектау районы өчен чыгыш ясаган Радик Фәй­зуллинга биреште. Иделаръягы районнары арасында бәй­гедә Буа - 23, Яшел Үзән - 29, Кайбыч - 33, Кама Тамагы - 34, Апас - 39, Чүпрәле - 41, Тәтеш районнары 46 нчы урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарбашкорт көрәше Геройшагыйрь Муса Җәлил истәлеге “Ватаным Татарстан” газетасы призы