Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көтеп алган ярыш

16 февральдә Зур Урсак урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында Габделхәй Зиннәтуллин кубогына 2000 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында чаңгы ярышлары узды. Традициягә әйләнгән ярышка Апас районыннан да командалар чакырылган иде. Әмма, чакыруны кабул итеп, Акхуҗа мәктәбенең Илшат Вәлиуллин укучылары гына килде.

Ярышны ачу тантанасында иганәчеләр - абыйлы-энеле Гомәр һәм Габбас Зиннәтуллиннар, яшь чаңгычыларны сәламлап, аларга уңышлар теләде. Анда ун команда катнашты. Ярышның беренче елларыннан ук катнашучы тренерлар Юрий Григорьев (Федоровское),Татьяна Шупшина (Хуҗа Хәсән), Сергей Федотов (Колаңгы), Ленар Сибгатуллин (Олы Кайбыч) үз мәктәп­ләре командаларын алып килгән иде. Ярышка кызыксыну белдергән Борындык, Иске Чәчкаб, Иске Тәрбит, Чүти мәктәпләреннән командалар катнашты.

Бәйгегә старт бирелде. Җилдәй җитез егетләр алга ыргылды. Малайларга 2,5 чакрым, кызларга 2 чакрым булган дистанция бик күп борылышлар, тауга менүләр, җитез генә төшүләр, тигез җирдән иркен ысул белән чабуларга бай иде.

Ярыш башында ук беренчелек борындыклылар кулында булса да, соңгы этапта командабызның язмышын хәл итәргә 5 сыйныф укучысы Исламия Кәримова ыргылды. Борындык һәм Зур Урсак командалары арасында аерма зур булуга карамастан, Исламия, Фирүзәне куып җитеп, финиш сызыгын беренче булып узды. Нәтиҗәдә, Габделхәй Зиннәтуллин укыган мәктәп укучылары командасы: Рәсим Шакиров, Чулпан Зиннәтуллина (оныгы), Рушан Биктаһиров, Адилә Биктимерова, Алмаз Биктаһиров Һәм Исламия Кәримовалар биш ел рәттән беренче урынны яулады. Икенче урында- Кайбыч төбәгендә спортның чаңгы төрендә дан тоткан Хәмзә Юнысов шәкертләре. Өченче урында - Федоровское командасы.

Ярышта катнашкан бер генә спортчы да бүләксез китмәде. Ярыш узган көнне үзенең туган көнен билгеләп үтүче Федоровское мәктәбен­нән Полина Григорьевага истәлекле бүләкне Габбас Габделхәевич тапшырды. Быелгы ярышта яңалык буларак, иң яшь спортчылар билгеләнде. Борындыктан Әдилә Хөснетдинова, Акхуҗадан Тимур Вәлиуллин аерым медальләр белән бүләкләнде. Җиңүче командаларга күчмә кубок, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Тренерлар да бүләксез калмады.Чаңгычыларны кайнар чәй, коймак, печенье, конфет белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаңгы ярышы

2
X