Кубок – Зур Урсак командасында
Узган атнаның шимбәсендә Олы Кайбыч авылындагы ял паркында, Бөек Җиңүнең 68 еллыгына багышлап, район мәктәпләре командалары катнашында шәхси, команда беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте.
Көннең чагыштырмача салкын булуына карамастан, яшь спортчылар җилдән җитез җилдерде. Егетләр арасында шәхси беренчелектә Зур Урсактан Алмаз Нуриев, көндәшләрен шактый артта калдырып, финиш сызыгын беренче булып узды. Икенче-өченче урыннарны Федоровское мәктәбеннән Айдар Билалиев, Илназ Хәлиуллин бүлеште. Кызлар арасында барган ярышта уңыш урсаклыларга елмайды. Язилә Сираева, Исламия Кәримова, Эльвина Зәйнуллина, башка мәктәпләрдән килгән көндәшләренә бер мөмкинлек тә калдырмыйча, барлык призлы урыннарны яулады. Зур Урсак мәктәбе өч ел рәттән беренче урында, шуңа да ярышның төп призы - күчмә кубок мәңгелеккә үзләрендә калды. Икенче урынны Федоровское мәктәбе командасы яуласа, өченче урын Иске Тәрбит мәктәбенә бирелде. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләрне район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев