Спорт

Кызларыбыз – җиңүче!

Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең мини-футбол буенча кызлар командасы чираттагы җиңүен яулады.

"Мини-футбол - мәктәпләргә" Бөтенроссия проекты кысаларында узган мини-футбол чемпионатының зона этабында команда икенче урынны яулады. Кызларыбыз ТР Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары дипломнары һәм кубок белән бүләкләнде.


Минифутбол Федоровское

Нет комментариев