Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Локомотив” истәлегенә үткәрелгән турнир кубогы быел да Кайбычта

7 сентябрьдә Апас районының "Свияга" боз сараенда Ярославль шәһәренең авиаһәләкәттә һәлак булган "Локомотив" командасы истәлегенә Иделаръягы зонасы ир-егетләр хоккей командалары арасында турнир үткәрелде.

Турнир шартлары буенча, җиңү яулаган команда икенче елда кунакларны үз бозында каршы алырга тиеш. Узган ел Буа шәһәрендә үткәрелгән турнирда кайбычлылар җиңүгә ирешкән иде. Боз сарае булмау сәбәпле, якташларыбыз турнирны Апас боз сараенда үткәрде.

Турнирда Кайбыч, Апасның "Свияга", Буаның "Арктика", Чувашия Республикасының Батыр районының "Олимп" командалары катнашты.

Турнирны ачу тантанасында командалар парады үтте. Парад барышында командалар "Локомотив" командасы уенчыларын бер минут тынлык белән искә алдылар.

Җирәбә буенча уенны Апасның "Свияга" һәм Буаның "Арктика" командалары башлап җибәрде. Кискен көрәш буалыларның 5:3 исәбенә җиңүе белән тәмамланды. Икенче уен Кайбыч һәм Батыр районының "Олимп" командалары арасында барды. Алты ай дәвамында бозга аяк басмасалар да, якташларыбыз уен барышында көндәшләре капкасына алты алка кертүгә иреште. Батырлылар бер генә алка кертә алды. Турнирда өченче урын өчен кискен көрәш "Свияга" һәм "Олимп" командалары арасында барды. Төп вакытта көндәшләр икешәр алка кертә алдылар. Берәү дә җиңүне көндәшенә бирергә теләмәде. Өстәмә вакытта апаслылар бер алка кертеп, турнир пьедесталының өченче баскычына күтәрелә алды.

Финалда "Арктика" командасы белән Кайбыч җыелма командасы үзара көч сынашты. Уен башыннан ук кискен көрәш башланды. Шулай да, якташларыбыз көчлерәк булып чыкты, 5: 3 исәбенә отып, алар "Локомотив" хоккей командасы истәлегенә үткәрелгән турнирның икенче ел рәттән җиңүчесе булды һәм күчмә кубокны үзләрендә калдырды. Призлы урыннарга чыккан командаларга "Локомотив" командасы эмблемасы төшерелгән медальләр, дипломнар тапшырылды.

Уен барышында иң күп алка керткән якташыбыз Руслан Җамалетдинов иң яхшы һөҗүмче исеменә лаек булды. Көндәш командаларның көчле һөҗүмнәрен бер-бер артлы кире кайтарып торган Раил Нигъмәтов турнирның иң яхшы капкачысы исеменә лаек дип табылды. Иң яхшы сакчы исеме "Арктика" командасы уенчысына бирелде.

Район данын яклап, турнирда унбиш спортчы катнашты, шулар арасында Олы Кайбыч урта мәктәбенең дүрт өлкән класс укучысы булуы Илдус Вәлиуллин шәкертләренең физик яктан әзерлеге нык булуын дәлилли.

Апас районы яшьләр эшләре физкультура һәм спорт бүлеге 21 сентябрьдә "Свияга" командасының элекке уенчысы истәлегенә турнир үткәрәчәк, якташларыбыз хәзер шул уенга әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Локомотив” командасы истәлегенә Иделаръягы зонасы ирегетләр хоккей командалары арасында турниры Кайбыч җыелма командасы “Локомотив” истәлегенә үткәрелгән турнир кубогы быел да Кайбычта