Мөрәле укучысы республика беренчелегенең бронза медале иясе булды
22-24 гыйнварда Казандагы "Хезмәт резервлары" стадионында мәктәп укучылары арасында тимераякта шуу буенча Татарстан беренчелегенә ярыш узды. Әлеге ярышта Кайбыч тимераякчылары югары класс күрсәтте!
Ә Мөрәле мәктәбе укучысы Алмаз Тимершин республика буенча өченче урынны яулады! Ярышта, югыйсә, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә спортның бу төре белән махсус шөгыльләнүчеләр генә катнашты.
Кайбыч бадминтончыларының җиңү арты җиңү яулавы, республикага танылулары турында без газета укучыларыбызны даими таныштырып килдек. Хәзер моңа кадәр берәү дә җитди шөгыльләнмәгән спорт төрләре буенча ирешкән беренче уңышларыбыз турында сөйләргә вакыт җитте.
Кышка кергәндә спортның безнең өчен әле ят булган тимераякта шуу төрен үстерү кирәк, дигән карарга килгән идек. Мөрәле төп мәктәбенең физкультура укытучысы Фрат Җиһаншин моңа чынлап торып тотынгач, күпләр шикләнебрәк тә карады. Янәсе, кая инде безгә тимераякта шуу буенча ярышларда катнашу.
Каток та, Боз сарае да юк, махсус киемнәр, тренерлар турында әйтәсе дә түгел. Әмма тормыш сайлаган юлыбызның дөрес булуын бер ай эчендә исбатлады. Тимераякта чабу буенча Казанда узган ярышка Фрат Җиһаншин Мөрәледәге дүрт укучысы белән тәҗрибәлерәк хезмәттәшләреннән өйрәнү, укучыларына тимераякта оста шууның нечкәлекләрен күрсәтү максатында барды. Призлы урыннар турында бөтенләй сүз бармый, барысы да киләчәк өчен эшләнә. Безнең команданы оештыручылар гаҗәпләнеп каршы алды, мондый зур ярышларда гадәттә авыл районнары катнашмый, дип тә әйтеп куйдылар. Әмма ярышлар башлангач, хөкемдарларның гаҗәпләнүе җиңелчә соклануга алышынды. Чөнки Кайбыч спортчылары еллар буе спортның бу төре белән тәҗрибәле белгечләр кул астында шөгыльләнгән, төрле дәрәҗәдәге турнирларда республиканы күрсәткән яшьтәшләре янәшәсендә лаеклы күренә бит. Аеруча унике яшьлек Алмаз Тимершинның һәр старт саен ышанычы арта гына барды. Башта ул 100 метр арага йөгерде, анда алтынчы вакытны күрсәтте, ә 300 метрда бишенче урынны алды. Ике старт суммасы буенча да Алмаз бишенче урында иде. Өченче көнне көрәш 100 метр арадан башланды һәм Алмаз бу юлы җиденче күрсәткеч белән финишка килде. Ләкин, 300 метрга йөгергәндә аның күрсәткече өченче булып чыкты һәм ул Кайбыч районы тарихында беренче тапкыр Республика беренчелегенең бронза медале иясе булды! Ярышларның ике көне нәтиҗәләре суммасы буенча да ул өченче күрсәткечкә иреште һәм күп төр ярышлар буенча тагын бер бронза медальгә лаек булды.
Укучылар арасында милли көрәш, өстәл теннисы һәм спортның башка төрләре буенча җиңүчеләр күп.
- Хәзерге вакытта Мөрәле мәктәбендә 33 укучы белем ала. Барысы да диярлек балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе аша оештырылган спорт түгәрәкләренә йөри. Фрат Җиһаншин бөтен буш вакытын шул түгәрәкләргә багышлый. Бадминтон, тимераякта йөгерү төрләре буенча уңышларыбыз булуга шатланабыз. Мәктәптә хоккей мәйданы булмагач, ул укучыларны үз машинасында ае буе Федоровскоега тимераякта шөгыльләнергә йөртте. Нәтиҗәсен үзегез күрәсез. Бу ярышта катнашкан Алмаз Тимершин, Булат Сибгатов, Илнур Сәйфетдинов, Гөлназ Минһаҗева укуда да, спортта да сынатмый, - диде мәктәп директоры Лилия Минһаҗева.
Мөрәле мәктәбенең барлык укучыларын һәм спортның тимераяк төрен яратучыларны әлеге уңыш белән чын күңелдән котлыйм һәм аларга яңа җиңүләр телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев