Шашка уенын яраталар
Соңгы араларда районда спорт тормышы җанланганнан җанлана бара. Көн саен диярлек төрле спорт ярышлары үтә.
Кышның соңгы көнендә район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлегендә авыл җирлекләре командалары катнашында район беренчелегенә шашка буенча ярыш үткәрелде. Бәйгедә барлыгы сигез авыл җирлегеннән командалар катнашты. Ир-егетләр арасында барган ярышта Мәлки авыл җирлегеннән Дмитрий Иванов җиңүгә иреште. Икенче урынны Ябалак авылыннан Руслан Сәлахиев яулады. Колаңгыдан Сергей Федотов өченче урынга чыкты. Хатын-кызлар арасында Мәлкидән Алена Долговага тиңнәр булмады. Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева да сынатмады, бәйгедә икенче урынны алды. Өченче урын район мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Сөнгатуллинага бирелде.
Командалар арасында Мәлки авыл җирлеге командасы җиңүгә иреште. Икенче урынны Хуҗа Хәсән авыл җирлеге командасы яулады. Борындык авыл җирлеге командасы өченче урынга лаек дип табылды. Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләрне район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Илнур Хәсәнов тапшырды. Әлеге бәйгедә катнашкан иң яшь һәм иң өлкән уенчылар Борындык авыл җирлегеннән иде. Алар - алтмыш яшьтән өлкән Фәрит Мөлеков һәм алты яшьлек оныгы Рияз белән килгән Илмас Гыймадиев. Ярышны оештыручылар аларны да бүләксез калдырмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев