Спартакиада дәвам итә
21 октябрьдә Олы Кайбычтагы Бөек Җиңүнең 60 еллыгы исемендәге ял паркында укучыларның XXI район спартакиадасы кысаларында мәктәпләрнең җыелма командалары катнашында җиңел атлетика буенча ярыш үткәрелде.
Вак кына яңгыр сибәләп, салкын җил исүгә карамастан, ярышларда катнашучы укучыларның күңеле көр иде. Бирегә мәктәпләрнең иң көчле спортчылары җыелды. Командалардагы егетләр 100, 800, 1500 метрга, кызлар 100, 400, 1500 метрга йөгерде һәм эстафета (4 х 100) ярышында катнашты.
Бәйгенең төп хөкемдары, район мәгариф бүлегенең баш белгече Рамил Зиннәтуллин ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, 100 метрга йөгерүче егетләргә старт бирелде. Федоровское мәктәбеннән Илмас Габидуллинга бу араны үтәр өчен нибары 13,01 секунд вакыт кирәк булды. Олы Кайбыч мәктәбе командасыннан Рафил Гарәфетдинов (13,72) икенче, Зур Урсактан Илһам Кәримов (13,73) өченче килде.
Федоровскоедан Ксенья Шашлюкова (15,53) беренче килде. Иске Тәрбиттән Людмила Зайцева икенче урынны алды. Олы Кайбыч мәктәбеннән Оксана Корсакова өченче күрсәткечкә иреште.
400 метр арада Татьяна Макарова (Хуҗа Хәсән) иң җитезе булып чыкты. Иске Тәрбиттән Ольга Калпакова икенче, Чүтидән Диана Смирнова өченче урынны яулады. 800 метр арада да Федоровское командасы вәкиле Айрат Билалиев иң көчлесе иде. Зур Подберезьедан Максим Малюков, лидердан 0,2 секундка гына калышып, финиш сызыгын икенче булып үтте. Чүти мәктәбеннән Игорь Платонов өченче булды.
Узган елларда да төрле ярышларда Зур Урсактан Язилә Сираева еш кына призлы урыннар яулый иде. Ул быел да сынатмады, 1500 метр арада җиңүгә иреште. Иске Тәрбиттән Ольга Калпакова, Хуҗа Хәсәннән Татьяна Федорова икенче, өченче урыннарны алды.
1500 метрга йөгергән егерләрдән Айдар Билалиев (Федоровское) беренчелекне яулады. Аның эзенә басып диярлек финишны Чүти мәктәбеннән Николай Исаев, Зур Урсактан Илһам Кәримов үттеләр.
Кайсы команда ничәнче урында булуын газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев