Теннис – җитезләр уены
Мартның соңгы көннәрендә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар командалары арасында өстәл теннисы буенча ярыш үткәрелде.
Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге үткәргән турнирда тугызынчы класска кадәрге 14, 2000 нче елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында 9 команда катнашты. Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов командаларны сәламләгәннән һәм ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, барлык укучыларга матур уен алымнары, гадел көрәштә уңышлар теләде.
Кечерәк төркемдә уйнаучы яшь спортчылар команда беренчелеге өчен чыгыш ясаса, өлкәнрәк төркемдәгеләр, башка еллардагыдан аермалы буларак, ике тапкыр җиңелгәнче, шәхси һәм команда беренчелегенә ярышты.
Бәйгедә катнашкан 29 егет башта дүрт төркемгә бүленеп уйнады, һәр теркемнән икешәр җиңүче финалга үтте. Кызлар ике төркемдә шул ук система буенча ярышты. Алты сәгатькә якын барган ярышның җиңүчеләре дә ачыкланды. 2000 елгы һәм аннан яшьрәкләр командалары арасында борындыклылар беренче, кайбычлылар - икенче, федоровскоелылар өченче урынны яулады.
5- 9 класслар командалары арасында беренче урынны Чүти мәктәбе командасы яулады. Икенче урынга Олы Кайбыч мәктәбе командасы чыкты. Өченче урын борындыклыларга бирелде. Шәхси беренчелектә Чүтидән Илназ Биктимеровка тиңнәр булмады. Олы Кайбычтан Марсель Сәйфуллин белән Илназ Сәлахиев икенче-өченче урыннарны бүлеште.
Кызлар арасында барган кискен ярышта Чүтидән Динара Әхмәтшина җиңүче булды. Олы Кайбычтан Эльвира Галәвова икенче урынны яуласа, Иске Тәрбиттән Алина Николаева өченче урынга чыкты.
Команда беренчелегендә, шәхси беренчелектә призлы урыннарга чыгучыларга Мактау кәгазьләре, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев