Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Универсиада ачылу тантанасы турында укучыларыбыз сөйли

Узган атнаның шимбәсендә башкалабызда Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының ачылу тантанасы үтте. Үз күзләре белән күрүчеләр аны инде өченче көн мактый. Тантана нәрсәсе белән истә калачак дигән сорау белән газета укучыларыбызны да аптыратып алдык әле. Екатерина Савельева, Надеждино авыл җирлеге башлыгы: Сүз белән генә аңлатырлык түгел! Шулкадәр мавыктыргыч булды, дүрт көн...

Узган атнаның шимбәсендә башкалабызда Бөтендөнья җәйге Универсиада уеннарының ачылу тантанасы үтте. Үз күзләре белән күрүчеләр аны инде өченче көн мактый. Тантана нәрсәсе белән истә калачак дигән сорау белән газета укучыларыбызны да аптыратып алдык әле.

Екатерина Савельева, Надеждино авыл җирлеге башлыгы:

Сүз белән генә аңлатырлык түгел! Шулкадәр мавыктыргыч булды, дүрт көн узуга да карамастан, әле дә күз алдыннан китми. Универсиада ачылу тантанасы иң югары дә­рә­җәдә үтте, тамашада тудырган образлар энәсеннән җебенә кадәр уйланылган - бер генә артык хәрәкәт тә юк. Иминлегебезне кайгыртуларын шәһәргә кергәндә үк тойдык. Башта "Казань Арена" стадионы безне әллә ни җәлеп итмәсә дә, төсле утлар кабынып, музыка яңгырый башлагач, әкияткә эләккәндәй булдык. Республикабыз өчен чиксез горурлык кичердек без ул көнне!

Михаил Серяков, Федоровское мәктәбе директоры:

Могҗиза! Чын мәгънә­сен­дә могҗиза күзәттек. Ачылу тантанасына әзерлекне уку елы дәвамында алып бардык: мәктәп кү­лә­мендә спортчыларыбыз арасында конкурс игълан иттек. Ай саен нә­ти­җәләр чыгарып бардык. Җиңүче 18 яшь спортчыбыз физкультура укытучысы һәм минем җитәкчелектә "Казань Арена" стадионына бардык. Билетларга февральдә үк заказ бирдек, сатып алуда үзебезнең җәмгыять ярдәм итте. Оркестр янында, бик яхшы күренә торган урыннар эләкте. Алып баручы һәм волонтерлар безгә төсле утлар, кыңгырау, флаг һәм 3D форматта күрсәтүче күзлек бе­лән кайчан, ничек эш­ләргә кирәклеген аң­латты. Укучыларыбызга бик оша­ды, әти-әниләр дә рәхмәт әйтте.

Ксения Ситнова, Федоровское мәктәбе укучысы:

Тылсымлы илдәге сыман: стадионда әле корабль­ләр йөзде, әле агачлар һәм биналар үсеп чыкты, әле артистлар очып йөр­де... Сөйләп кенә бирү мөмкин түгел, бу тылсымны үз күзләрең белән күрергә кирәк. Бүләкләр һәм сувенирлар да алып кайттык әле! Дүрт спортчы дүрт яктан факелларны берләштереп, Универсиада утын кабызганда дулкынландыргыч мизгелләр кичердек, мәң­ге онытылмаслык булды.

Илсинә Шәрәфиева, студент:

Без Универсиада ачылу тантанасының генераль репетициясенә бардык. Шулкадәр үк искиткеч булыр дип көтмәгән дә идек! 45 мең урынлы стадион туп-тулы иде. Оештыручыларга һәм волонтерларга афәрин диясе генә кала - бик оста эшлиләр. Футбол һәм волейбол уеннарын карарга бардык, соңгысында безнең җыелма команда, кореялеләр белән уйнап, отты. Йөзү буенча ярышларны карарга да барачакбыз. Иң кызыгы әле алда - спортчыларыбыз күбрәк медальләр яуласын әчен җан атабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада Универсиада ачылу тантанасы