Уңыш көчлеләргә елмая
25-27 октябрьдә Казан шәһәренең "Ак Барс" көрәш сараенда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан милли көрәш буенча традицион турнир үткәрде.
Республиканың барлык районнары, шәһәрләреннән турнирда 57 команда катнашты. Шулар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров, район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов җитәкчелегендәге Кайбыч районы командасы да бар иде. Районыбыз данын яклап Иске Тәрбит, Зур Тәрбит, Мәлки, Кече Мәме, Олы Кайбыч авылларыннан көрәшчеләр чыгыш ясады. Якташларыбыз 57 команда арасында 38 нче урынны яулады. 22-24 ноябрьдә шул ук көрәш сараенда милли көрәш буенча ир- егетләр арасында республика беренчелегенә ярышлар үтәчәк. .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев