Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Кайбыч урамнарын каштан агачлары бизәр әле

Кайбычны яшелләндерү дәвам итә. Әле шушы көннәрдә генә «Имәнлек» паркына каштан агачлары утырттылар. Бу көнне 320 төп үсенте утыртылды. Өмәдә катнашучыларга куелган төп таләп битлектән һәм пирчәткәдән килү иде. Дистанция саклау һәм аз төркемдә генә эшләү зарурлыгы да алдан ук әйтеп куелды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да кат-нашты әлеге игелекле чарада.

Каштан агачлары үсентеләре белән Олы Кайбыч авылында яшәүче табигать җанлы Зөфәр абый Галиәскәров бушлай тәэмин итте. Озак еллар дәвамында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасында эшләп лаеклы ялга чыккан Зөфәр абый үз өендә күп итеп каштан үсентеләре үстергән икән. Аның оста бакчачы икәнлеге турында ишетеп белә идек инде. Ә менә күпләп үсентеләр утыртуы турында хәбәрдар түгел идек. Зөфәр абый тыйнак кеше булып чыкты. Аның ту-рында мәкалә әзерләвебез турында белгәч, әйтәсе сүзләрен дә кызы аша гына җиткерде.
Район Пенсия фондында эшләүче кызы Гөлнара Шаһиәхмәтова әйтеп узганча, Зөфәр абыйның үсентеләр белән мәш килүе юкка гына түгел. Яшьлегендә Кайбыч мах-сус орлыкчылык урман хуҗалыгында сигез ел шофер булып эшләгән. Нәкъ менә ул эшләгән елларда Кайбычта беренче каштан агачлары пәйда булган. Кайбыч ягы музее янында (рәсемдә) әле дә үсә алар. Зөфәр абый аны үз бакчасына да утырткан. Көньякта үсүче бу агач Кайбыч якларын да үз иткән.
Каштан үсентеләрен теләгән һәр кешегә бирергә әзер ул.
Агачларның яшәеш чыганагы икәнлеген белеп яшәүче Зөфәр абыйга мең рәхмәт! Җәмәгать урыннарын гына түгел, Кай-бычта үз хуҗалыкларында да шушы агачны утыртырга теләүчеләр башкарма комитетка 2-11-05, 2-15-05 телефон-нары аша мөрәҗәгать итә ала.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев