Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Кайбычта физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен ял паркына экскурсия оештырылды

«Өмет» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре Олы Кайбычтагы ял паркында физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен көзге экскурсия оештырды.

«Нинди матур син, туган җирем!» дип исемләнгән әлеге чара балаларның туган як табигате турындагы белемнәрен тирәнәйтү һәм аларда матурлыкны күрә белү сыйфатын тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Экскурсиядә катнашучы балалар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты, әти-әниләре белән бергә көзге букет һәм гербарий ясады. Әлеге кыска вакытлы булган көзге паркта йөрү дә һәркемгә якты тәэсирләр, туган як табигатенә һәм, иң мөһиме, гаиләгә яңача караш бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев