Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Кайбычыбыз көннән-көн матурлана, аны аллы-гөлле чәчәкләр тагын да бизи

Май - үз эшләре, мәшәкатьләре белән килә торган эшчән ай. Шулай да, бу айның төп хозурлыгы - ул чәчәкләр.

Әнә, Олы Кайбыч - районның административ үзәге буларак, бу көннәрдә төрле төсле чәчәкләргә күмелде! Кай якка гына карасаң да, пөхтәләп утыртылган чәчәк түтәлләренә юлыгасың. Район үзәгенә керә торган үзәк юл буен, һәйкәл яннарын һәм төрле биналар каршын алты меңнән артык яран, виола, петуния, бәрхет чәчәк, агератум бизәп торачак хәзер. Чәчәк утыртуда төрле оешма хезмәткәрләре зур көч куйды. Вакытында сулар сибеп, аларны кайгыртып торучылар да булса, бу матурлык әле безнең күзләрне көзгә кадәр иркәлиячәк. Гомумән, бу язда районыбыз чистарды, һәркайда тәртип, пөхтәлек аңкып тора. Инде бакчаларда алмагач, груша, чия агачлары шау чәчәккә күмелгән, сап-сары тузганак чәчәкләре елмаеп утыра. Урамда, Тукайча әйтсәк, галибәнә ихлас матурлык. Их, урман, кырларны, шушы чәчәкләрне, яшел уҗымнарны шатландырып хәере белән яңгыр да явып китсә иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев