Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Табигать – тиңсез хәзинә

Кошманга ни булган?

Кошманда иң авыры - авылны экологик яктан чиста тоту, теләсә кая чүп-чар түктермәү. Дөрес, авыл урамнары төзек һәм чиста, ә менә авыл башлары, бакча артларын күреп, күңел сызлана.

Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы вәкилләренең район өстеннән вертолет белән очышы вакытында төшерелгән фотоларда авылның халык телендә Кече Кошман дип йөртелгән өлешен әйләндереп алган чүп-чар өемнәре ачык күренә. Искиткеч матур табигатенә сокланып, аны саклыйсы урынга, тиешле булмаган урынга чүп ташлап кадерсезләүчеләр дә бар. 20 майга кадәр ул мәйданнарны чистарту контрольгә куелган.

- Авылда санкцияләнмәгән чүплекләр барлыкка килә, бу проблеманы кичекмәстән хәл итәргә кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев халык белән очрашуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманга ни булган?