Афанасьевка – җиләк башкаласы
Бу яклардан җиләк сатып фатир, машина алучылар белән танылган Мамадыш трассасы узмый узуын, әмма безнең Кайбычка да җиләк җыярга килүчеләр бик күп, Аллага шөкер! Афанасьевка авылына кергәндә җәйрәп яткан җиләк, карлыган, кура җиләге кыры каршы ала. Бу авылга чишмәгә суга йөрибез без. Менә шул кыр янынан узганда гел бер "кортлы...
Бу яклардан җиләк сатып фатир, машина алучылар белән танылган Мамадыш трассасы узмый узуын, әмма безнең Кайбычка да җиләк җыярга килүчеләр бик күп, Аллага шөкер!
Афанасьевка авылына кергәндә җәйрәп яткан җиләк, карлыган, кура җиләге кыры каршы ала. Бу авылга чишмәгә суга йөрибез без. Менә шул кыр янынан узганда гел бер "кортлы уй" кимерә мине: шундый мул итеп җиләк үскән кырга төнлә сакчы куялармы икән?! Төнлә килеп беркем күрмәгәндә генә җиләк җыеп китү түгел уем, ялгышмагыз, бары хуҗалар турында гына кайгыртам. Юкса, бу якларда кайчандыр җиләк-җимеш совхозы торган диләр, сорап керүчесе дә, урлаучысы да, төнлә йөрүчесе дә күп булган, диләр...
Без җиләк кырына көндезен килдек. Чытырдатып кояш кыздырганда, җиләкләр мөлдерәп пешеп утырганда, җиләк җыючы апалар җиденче, сигезенче чиләген тутырганда... Ай-һай, мондый шартларда эшләве! Тик биредәгеләрнең мондый нәзберек уйларга бирелеп торырга вакыты юк булып чыкты. Кырда җиләк өлгерә! Аны вакытында җыеп сатарга, урнаштырырга кирәк!
Узган ел Кайбычтагы берничә эшмәкәргә республикадан 1 миллион ике йөзәр мең сум күләмендә грант бирелгән иде. Бу исемлектә гомер буе хезмәттән тәм табып яшәүче эшмәкәр Павел Муклуков та бар. Дәүләт ярдәмен ул җиләк-җимеш үстерү һәм эшкәртү максатларында тоткан.
Павел Муклуков гаиләсе белән бүгенге көндә виктория җиләген җыеп сату белән мәшгуль. Аларның эш көне иртәнге дүрттә башлана. Сигезенче классны тәмамлаган уллары Денис - төп ярдәмче! Җиләкне күбрәк тирә-юнь районнардан килгән кешеләр сатып ала икән. Инде озакламый җиләк сезонын ябарга җыена алар. Быелгы уңыштан канәгать калган Муклуковлар. Рекордлары да бар: беренче уңышның җиләкләре берсе-берсе - 60 граммга җитә иде, ди Светлана апа Муклукова.
Чыннан да, җиләк-җимеш үстерү - гаилә бизнесы ул алар өчен. Олы кызлары студент, каникулга кайткан вакытында хуҗалыкта булыша. Уллары Денис иң эшлеклесе! Сатып-алуны оештыру аның бурычы. Ә кичен әнисенә хисап тота, акчаларны тапшыра, кайчан күпме сатканны язып бара. Балаларга көненә 500 сум хезмәт хакы "языла" икән. Әйбәт бит! Кечкенә кызлары исә... комачауламавы белән булыша. Шуңа, көн дә иртән торып балалар бакчасына китә ул.
- Олы Тәрбит авылыннан килгән уңган кызлар, ярдәмчеләребез дә бар, - ди Светлана апа. - Алар инде бездә бер генә ел эшләми, ел да бик булышалар.
Кемдер үзе җыя, кемдер җыйганны ала.
- Көненә 400 килограмм сатабыз. Җиләкләрнең барысы да Голландиядән кайтарылган: "Ханей" һәм "Элсанта" сортлары. Карау технологиясен дә өйрәндек. Ниндидер яңа технологияләр белән түгел, кара җирдә үскән җиләк тәмле, ди халык. Чувашиягә алып барсак та алып бетерәләр, күрше Апас районы халкы да бик күп алып китә, - ди горурланып Павел Муклуков.
- Җиләкләр кайчан "уяна"? Кайчан карый башлыйсыз?
- Җиләкләрне ел буе карарга кирәк. Кар эреп беткәч, җиләк эше башлана инде. Менә хәзер җиләк җыю туктагач, чистартасы, утыйсы, аннан мыекларын кисәсе булачак.
- Нишләп нәкъ менә җиләк-җимеш үстерүне сайладыгыз, бигрәк күп көч сорый торган эш бит?
- Булган тәҗрибәне эшкә җигеп, җиләкне узган ел үстерә башладык. Башта грант оттык. Аннары, үз акчабызны да кушарга туры килде. Һәр төпкә аерым су сибү җайланмалары куйдырдык. Озакламый, кура җиләге өлгерә башлый. Карлыганнарыбыз икенче елга җимеш бирә башлар дип уйлыйбыз. Быел әле Краснодарга барып укып, башка бакчачылар белән аралашып, тәҗрибә туплап кайтырга җыенам. Киләчәктә, җирне тагы да киңәйтергә хыялланып йөрибез. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән дә бу турыда сөйләшүләр бара. Юлның икенче ягындагы кырга да төрле-төрле җиләкләр утыртып, мул уңыш алырга планлаштырабыз.
Бирсен Ходай! Яңгырлар вакытында явып, җилләр вакытында исеп торсын да, Муклуковларның җиләкле хыяллары чынга ашып торсын!
...Ә Афанасьевка авылы озакламый чыннан да, тиздән җиләк башкаласына әйләнмәгәе әле! Әнә ич, быел Дениска укытучылары әтисе турында инша язарга биргәч, ул "үскәч мин дә әтием эшен дәвам итәм" дип язып биргән. Мондый дәвамчылар үскәндә, нигә җиләк үрчетмәскә, ди?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев