Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Александровакадагы укучыбызны ни борчый?

Район картасында Хуҗа Хәсән авыл җирлегенә керүче Александровка исемле кечкенә авыл да бар. Аның бердәнбер Урман урамында җиде кеше яши.

– Авылда дүрт кенә йорт бар. 2001 елда монда 17 кеше яши иде әле. Бу еллар эчендә кайберләре башка урыннарга күченеп китте, вафат булучылары да бар. Кечкенә авылларга хас проблемалар монда да күзәтелә. Күбесен үзебез хәл итәргә тырышабыз, бюджетта акча җитәрлек булмау сәбәпле, тукталып торганнары да бар. Кеше саны бик аз булгач, үзара салым программасы буенча да зур эшләр башкарып булмый, – диде Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева.
Редакциягә хат белән мөрәҗәгать иткән Николай Поляков су җитмәвеннән зарлана.
– Бездә колонка да, башня да юк. Авылдагы күлдән су минем йортка кадәр килеп җитми.Чөнки авыл читендә яшим, – дип яза ул. – Су булса, мин дә бакчама су сибәр, үрдәкләремне дә урамга чыгарыр идем.
Авыл җирлеге башлыгы белән буш урам буенча соңгы йортка кадәр бардык та, чокырлы урынга таба борылдык. Үзара салым акчасына ремонтланган чишмә шунда урнашкан. Халык эчәр суны шуннан ала. Чишмә суы күлгә агып төшә. Күл район ярдәме белән 2017 елда тирәнәйтелә һәм киңәйтелә. Бу авыл халкы суны бакчасына сибү, башка максатларда иркенләп куллансын өчен эшләнә. Корылыклы елларда күл суы күзгә күренеп кими, ә инде яңгыр яуса, шактый арта. Николай Поляков хатында күлдән су чыга торган урыннарны бүлеп куялар, дип язса да, бу дөреслеккә туры килми. Һәрхәлдә, без андый урыннарны күрмәдек. Су аз булу сәбәпле, ул урамның ахырына кадәр 200 метр тирәсе барып җитми. Авыл тирәсендәге болынлыкта көтелүче агрофирма терлекләре дә суны шушы күлдән эчә. Башка йортлардагы кебек, Николай Поляковның да бакчасында кое бар. Чишмә суын да куллана.
– Мин агрофирмада механизатор, шофер булып эшләдем. Әти-әнине карарга кирәк булгач, эшемне ташларга туры килде. Хәзер беркайда да эшләмим, чөнки якын тирәдә эш юк, – дип сөйләде ул үзе турында. Хәзер әти-әни йортында хатыным белән яшим.
– Александровка авылында яшәүчеләр игътибар үзәгеннән читтә калган дип һич кенә дә әйтеп булмый. Кеше саны аз булуга да карамастан, дүрт йортның һәрберсе янына да төнлә яктыртучы фонарьлар урнаштырылган. Авыл җирлеге белән төзелгән килешү нигезендә кышын урамнарны Николай Поляков чистарта, – диде җирлек башлыгы Светлана Петровна. –Николайның зары буенча аның йорты янында күл казытырга мөмкинлегебез юк. Аңа да шушы күлдән файдаланырга кала, анда бөтен кешегә дә юл ачык.
Александровкада яшәүчеләргә медицина ярдәме Турминское авылындагы медпунктта күрсәтелә, ә кибеткә күршедәге Кушкүл авылына йөриләр. Сүз дә юк, җиде кешелек авылда фельдшер-акушерлык пунктыда, кибет тә төзеп булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев