Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Александровка авылының уңган гаиләсе

Авыл читендәге йортның петунияләргә күмелүенә игътибар иттем.

Монда гүзәллекне яратучы Галия белән Петр Конновлар яши икән. Бергә гомер кичерә башлауларына икенче елга 50 ел була. Ике кыз, бер ул үстергәннәр. Викторлары күршеләрендә генә яши, Володя белән Венералары Яшел Үзән шәһәрендә төпләнгән.
– Безнең хәзер дүрт оныгыбыз үсеп килә, димәк, фамилиябез югалмый, нәсел җепләребез дәвам итә, – диде Петр Евсеевич (рәсемдә).
Ул үзе 13 яшеннән эшли башлаган. Ат җигәргә өйрәнеп, саламын да, тиресен дә ташыган. Армиягә кадәр комбайнчы булып эшләгән, аннан кайткач, 26 ел буена районның элемтә бүлегендә хезмәт куйган, комбайнчы да, тракторчы да булган. Хезмәт стажы зур. ТАССР үсешенә зур өлеш кертүчеләрдән ул. Башкалардан хезмәт яратуы белән аерылып торган. Атлар ярата. Хатыны Галия ханым Турминское сырхауханәсендә регистратурада, мәктәптә тәрбияче булып эшләгән елларын әле дә сагынып искә ала. Хәзер инде терлекләрне күпләп асрый алмыйлар, картайгач, егәр дә кими шул.
– Суыткыч тулы ризык, балаларыбыз безне гел шатландырып тора, күчтәнәчләрен дә өеп алып кайталар. Бергә-бергә күңелле яшибез, – ди Конновлар.
Кунакчыл һәм петунияләр үсүче йортта кемнәр яшәвен хәзер мин дә беләм инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев