Амалиягә бергәләп ярдәм итәбез!
Редакциядә эш сәгате әле башланып кына килә иде. Иртәдән Илхам Хөснетдинов ишегебезне шакыды. Аны безгә бик җаваплы эш белән оныклары Эмиль белән Тимур җибәргән.
Эмиль Яр Чаллы шәһәрендә, ә Тимур Казанда яши. Олы Кайбычка дәү әтиләре янына кунакка кайткач, копилкага үзләре җыйган акчаны Амалияне дәвалау өчен калдырып киткәннәр. Малайлар копилканы редакциядә генә ачарга рөхсәт иткәннәр. Без моны Илхам Вилдан улының үзе катнашында эшләдек һәм 1016 сум акча санап алдык. Балаларның да нәни сабыйның авыруына битараф калмаулары, авыр хәлдә калган кешегә ярдәм кулы сузарга кирәклеген аңлап үсүләре сокландырды. Эмильгә 25 ноябрьдә 12 яшь, Тимурга 28 ноябрьдә 5 яшь кенә тулган әле. Илхам ага үзе Амалия өчен мең сум бирде.
Бу көннәрдә редакциягә бер тапкыр да кереп карамаган кешеләр дә килә безгә. "Амалиягә бергәләп ярдәм итик" дигән акциябез берәүне дә битарф калдырмады. Олы Кайбычтан Тәслимә Нурмөхәммәтова дә оныгы белән килеп, 500 сум бирде. Күзенә операция ясаткан Габбас Сибгатуллин да, күз яшьләрен көчкә тыеп, кызчыкка сәламәтлек теләп, 500 сум акча китергән.
Яшел Үзәндә яшәүче оныклары Рамил белән Ранис та аңа кушылган.
Редакциягә Амалиягә дип акча китерүче изге күңелле кешеләр, махсус счетка акча күчерүчеләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Алар түбәндәгеләр: Борындыктан 80 яшьлек Наҗия һәм Габдулла Шакировлар - 10 мең сум, Кайбыч газ участогы коллективы - 10 мең сум, китапханәчеләр- 5700 сум, район суды - 5 мең сум, 135 нче һөнәр училищесы - 4 мең сум, салым инспекциясе коллективы, Олы Кайбычтан Рифат Гарифуллин, Зөфәр Гобәев, Колаңгыдан Гомәр Җамалетдинов, Кошманнан Хәсән Сабиров, Бәлидән Александр Бердников, "Кайбыч балык хуҗалыгы"ннан Владимир Евдокимов - меңәр сум, Кошманнан Марсель Садриев, Кече Кайбычтан Илдар Гарәфетдинов, Колаңгыдан Гөлнур Мостафина, Бәлидән Лидия Чиркова, Олы Кайбычтан Нурания Сабитова, Кошманнан Фәнис Фәйзуллин - 500 әр сум, Олы Кайбычтан Тәүзих Сәмигуллин, Гөлсәрия Галиәскәрова - 300 әр сум, Федоровскоедан Елена Кабатьева, Арысланнан Александр Грошев, Иске Чәчкабтан Эльмира Сафина, Илхамия Нигъмәтҗанова, Чүтидән ветеран-укытучы Илхамия Нигъмәтҗанова - 200 әр сум тапшырды. Рәхмәт сиңа, халкым!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев