Амалиягә бергәләп ярдәм итик
"Кайбыч таңнары" газетасы редакциясе игълан иткән "Амалиягә бергәләп ярдәм итик!" акциясенә син дә кушыл!
Редакциябез ишеген кыяр кыймас кына атлап кергән Олы Кайбычтан 67 яшьлек Габдулла абый Батталов Зур Урсак кызы Амалия Галиеваны Германиядә дәвалау өчен пенсиясеннән ике йөз сум акча алып килгән.
- Газетадан авыру сабый турындагы мәкаләне укыганда күзләремә яшь килде. Исән-сау терелсен генә иде, аякка бассын иде Амалия.Үземнең дә яраткан ике оныгым бар, бар теләгем: дөньяга туган һәр бала бәхетле, сәламәт булсын, - диде ул.
Олы Кайбычтан биш балага гомер бүләк иткән пенсионер Хәсбәт Заһидуллин, шәхси эшмәкәр, өч бала әтисе Фирдүс Ибәтуллин да, бала тизрәк савыксын иде, дигән теләкләрен белдереп, меңәр сум акча тапшырды. Биргән сәдакаларыгызның әҗере үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев