Авыл төзеклеге – халыкның тырышлыгы нәтиҗәсе
Иске Тәрбит авыл җирлегендә узган отчет җыелышыннан авыл язмышы өчен җан атып яшәүчеләрнең күп булуына инанып кайттым.
Аларны шәхси мәсьәләләр түгел, авылларының, елга буйларының чисталыгы, Ырым елгасының ярларын ныгыту, юлларны, күпер тирәсен төзекләндерү, язгы юл өзеклеге вакытында урамнарда техника йөртмәү, хуҗасыз этләрнең күплеге, Соравылда асылмалы күпер төзү, яшьләрне авылда калдыру, ветеринария табибы булмау кебек мәсьәләләр борчый. Авылда төрле җаваплы урыннарда эшләп лаеклы ялга чыккан Петр Башурин мәдәният йорты төзү проблемасын күтәреп чыкты. Чынлап та, 2003 елда янгыннан юкка чыкканнан соң, Иске Тәрбиттә мәдәният йортын мәктәпнең иске ашханәсе бинасына урнаштырдылар. Бөтен мәдәни чаралар, киңәшмәләр шунда узды. Әлеге җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров, быел республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән "Авыл клублары" программасы тормышка ашырыла башлавы турында хәбәр итеп, бәлки Иске Тәрбиттә дә шушы программа тормышка ашырылыр, диде. Һәрхәлдә район җитәкчелеге моның өчен тиешле чаралар күрәчәк. Авылдагы фельдшер-акушерлык пунктының да иске, салкын булуыннан зарландылар. Фельдшер Галина Медова, эш шартларының тиешенчә булмавына карамастан, хезмәт вазифасын намус белән үти. Флюорография узу күрсәткече дә 100 процентка якын. Медикны авылдагы демографик хәл борчый, гаилә коручылар аз, былтыр ике генә бала туган, вафат булган 14 кешенең күбесенең үлемендә аракы сәбәпче икәнлеген дә яшермәде. Авыллардагы сәламәтлек учреждениеләрен капиталь ремонтлауга хәзер ил күләмендә игътибар бирелә башлады. Татарстанда да "Татарстан Республикасында 2011-2012 елларда сәләмәтлек саклауны модернизацияләү" программасы тормышка ашырыла. Бәлки шундый программалар фельдшер-акушерлык пунктларын яңартырга мөмкинлек бирер. Өметне өзәргә ярамый. Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән программалар да элек юк иде бит, хәзер инде ул мөмкинлекләрдән файдаланмаган кешеләр сирәк.
Иске Тәрбиттә авыл җирлегендә дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүгә субсидияле кредитлар алалар, былтыр 14 кеше "Үзмәшгульлек" программасына кергән. Авыл апалары дәүләткә 225 мең 938 литр сөт тапшырган, моның өчен аларга 1 миллион 505 мең сум акча түләнгән. Хуҗалыкларында мал асраучылар ит сатудан өч миллион сумга якын керем алган. Авыл җирлеге башлыгы Виталий Тимофеев чыгышыннан күренгәнчә, былтыр җәй айларында су трассалары ремонтланган, колонкалар да өлешчә сафка бастырылган. Яңа ел алдыннан тагын өч су колонкасы сатып алганнар. Кизләүләрне төзекләндерү буенча да эш алып баралар. Соравылда клубка яңа кочегарка төзелгән. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү турында да эшлекле сөйләшү булды. Иске Тәрбиттә 2008 елда ачылган янгын сүндерү посты җитәкчесе Сергей Тимофеев чыгышында җирлектә яшәүчеләрнең бердәмлеге тагын да ачык чагылды. "Бездә янгын сүндерү машинасын күрүгә, авыл халкы чиләген күтәреп машина артыннан чаба башлый, башка төбәкләрдә безнең эшләгәнне күзәтеп торалар", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев