Гомерем кояшы
Мин үземнең әниемне бик яратам. Чөнки әнием белән шатлыкларымны, борчуларымны уртаклашып торам.
Шатлыкларым булса, әниемнең йөзе шатлыктан балкый. Ә авырып китсәм, ул борчылып, янымнан китми. Минем әни бөтен эшкә өлгерә... Ул тәмле ашлар пешерә, юа, җыештыра, эшкә бара. Мин әниемне сөендерер өчен тырышып укыйм һәм аңа ярдәм итәм. Минем өчен әнием булу нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның сүзен тыңларга, яхшы укуын, эшкә өйрәнеп үсүең белән аны шатландырырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев