Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кайбычлылар, бәрәңгегез уңдымы?

Бәрәңге алу вакыты җитүгә, Казахстанда гомер итеп, шунда мәңгелек йортка күчкән әниемнең бертуган апасы искә төшә.

Кунакка кайткач, көн саен пешерергә куша иде мәрхүмкәем (урыны җәннәттә булсын!) Бигрәк тә яраткан шул бәрәңгене. «Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да» дип җырлап та җибәрә иде. Без хәзер бәрәңге алганда шаккатабыз. Элек өчәр җирдә утырта идек: аны ничекләр утыртып, утап, икешәр тапкыр ызып, кортын агулап, ала башлагач, көннәр буе ат белән ызып чүпләгәнбездер.Шулкадәр бәрәңгене әле ташып урнаштырасы, артыгын сатасы да бар бит. Хәзер рәхәт! Халык ул кадәр азапланмый, техника белән утырта, трактор ыза, кем мотоблок, кем тракторга сыздырып чүпли. Без пенсия яшендә булгач, яндагы 8 сутый җирдә чөгендерен дә, яшелчәсен дә, 3-4 сутый бәрәңгесен дә шунда гына үстерәбез. Анысын да балалар эшкәртеп, алып бирә, Аллаһка шөкер. Быел бәрәңге былтыргыдан ким булса да, көткәннән күпкә яхшырак булды, гәрәбә кебек ялтырап тора, череге юк. Шуңа күрә орлыкка дигәнен дә, ашарга җитәрлеген дә базга салдык. Артыгы да бар, анысын сатып «баерга» исәп. Советлар чорында йөзәр капчык саткан еллар бар иде. Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көнебез, дөньялар тыныч булып, таҗлы вируслардан арынып, үстергән нигъмәтләребезне ашарга насыйп булсын барыбызга да.

 

Нурания Мотыйгуллина, Кошман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев