Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Кайбыч таңнары» журналисты: «Үземне сәер бер халәттә тоттым»

Уҗымлы тау битеннән сузылган кыр юлы буйлап барабыз. Мин әле укырга да кермәгән бала, әни артыннан калмас­ка тырышып, вак-вак адымнар белән алга чабам.

Әниемнең туган авылы Олы Бакырчыдан үзебезнең авылгача тәпиләп җиде чакырым юл узасы бар. Юлыбыздагы авылларны узган саен, тагын күпме барасы калды, дип сорап куйгач, миңа рәхәт булып китә, әнием кулыннан ычкынып сикергәләп куям. Ә әнием җырлый башлый. Ничектер бик моңсу итеп, үзе өчен генә җырлый ул. Хәзерге, инде зур үскән акылым белән аңлыйм: кеше алдында гомер авыз ачып җырламаган әнием, әткәсе белән әнкәсе өеннән ераклашкач, кыр юлында сагыну җырын сузган! "Су буенда учак яна, кем кабызган ул учакны..."
...Беркөнне урамда, нәни кызымны чанасында этеп йөргәндә үземне сәер бер халәттә тоттым. Кеше алдында гомер авыз ачып җырламаган мин, инде урам башыннан ук шыпырт кына әнием җырын көйләп киләм икән. Ә уйларым белән бала чагым узган урамнарда, су буенда, кыр юлында икәнмен...
Бала чакта синнән җыр ишеттем
«Су буенда учак янганын»...
Әллә ничек, бик тиз үсеп җиттем,
Суздым бүген җырның дәвамын.
Су буенда һаман учак яна.
Балачагым, яшьлек таңымда...
Үрсәләнеп тәрәзләргә чумсам -
Юатасың, җырың - җанымда.
Юатасың, кайчак елатасың...
Мин сагынам учак янганын!
Ишетәсеңме, әнием, мин дә җырлыйм
Балачакта эзләр калганын.
Су буенда һаман учак яна...
Кем кабызган дигең, ни өчен?!
Сиздеңме икән, әнием, синең җырны
Гомер узгач балаң көйлисен?!
«Су буенда учак яна.
Кем кабызган ул учакны?
Төшсәм әгәр су буена,
Табармын күк балачакны»...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев