Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Кайбыч таңнары»нан Котбетдин маҗараларын укыгач, хатирәләргә бирелдем

Туган авылым Иске Чәчкабка баргач, элек әнкәй эшләгән медпункт урынында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты барлыкка килүен күреп, хатирәләргә бирелдем. Күз алдыма әнкәем Дилбәр Нигъмәтуллинаның шунда фельдшер булып эшләгән еллары, аның янына йөргән чакларым, үскәч, отчетлар төзергә булышып йөрүләрем искә төште.

Ә инде гаиләбездә һәрвакыт көтеп алынучы «Кайбыч таңнары» газетасында «Безгә 85 ел» руб­рикасы астында чыккан «Сүз Котбетдингә бирелә» дигән язманы да укыгач, уйларым гел әти-әнием тирәсендә бөтерелде. Халык язучысы Шәүкәт Галиев ул чорда язган хәбәрләрнең берсендә сүз Иске Чәчкабта авыл Советы рәисе булып эшләгән әтием хакында бара. Үземне белә башлаганнан бирле балачак хатирәләре, бергә яшәгән вакытлар күз алдыма килеп басты. Әнкәйнең көндәлек-истәлек язмаларын, тормыш вакыйгаларын язып барган дәфтәрләрен тартып чыгардым, гаилә фотоларын карап утырдым.
Иске Чәчкаб авылында 1951 елга кадәр медпункт бөтенләй булмаган. Тиеш­ле медицина ярдәме күрсәтелмәү сәбәпле, йогышлы трахома авыруы һәр йортта диярлек күзәтелгән. Тимгелле тиф, скарлатина, дифтерия, туберкулездан да халык бик җәфаланган. Ул вакытта авылыбыз­дагы 170ләп йортта 900гә якын кеше яшәгән. Әтием Хәмзә Нигъмәтуллин 1951 елда авыл Советы рәисе булып эшли башлагач, Иске Чәчкабта медпункт ачу мәсьәләсе белән район Советына мөрәҗәгать иткән. Рөхсәт бирәләр, әмма аны ачып җибәрерлек бер генә бина да булмый. Әтием, әти-әнисенең ризалыгын алып, үзләре яши торган алты почмаклы йортның бер ягында медпункт оештырырга ниятли. Әби белән бабам, билгеле, Бөек Ватан сугышыннан өч тапкыр яраланып кайткан улларына каршы килми. Ул вакытта әтинең сеңлесе Зиннәт җизни Заһидуллинга кия­ү­гә чыккан була инде. Әти белән әнкәй 1949 елда өйләнешкән. Апас районының Чирмешән авылында туып-үсеп, Буа медицина училищесын тәмамлаган әнием Турминскийдагы больницага шәфкать туташы булып эшкә килгән. Әтием белән Кайбыч Сабантуенда танышканнар.
Медпункт өчен өйдәге җиһазларны файдаланалар. Медицина кирәк-ярак­лары, дарулар белән район больницасы тәэмин итә. Әнием Дилбәр, көнне-төнгә ялгап, йогышлы авыруларга каршы көрәшә, дәваланырга теләмәүчеләрне авыл Советына чакырталар. Авылда күпме йогышлы авыру барлыгы турында районнан да гел сораштырып кына торалар. Колхоз җыелышларында да халык сәламәтлеге турында чыгышлар ясаган. Ул вакытта колхоз рәисе булып эшләгән Әбрар абый Габитов, Хәмзә Дилбәре белән очрашмаган булса, бу авырулар белән ниш­ләр идек, дип әйткән.
Авыл фельдшеры өчен иң зур проблема - каты авыручыларны, транспорт табып, Кайбычка илтү була. Өйләрендә авырып ятып, соңгы чиккә җиткәч кенә фельдшер чакыртучылар да күп булган. Ул вакытта өйдә бала табу очраклары да еш күзәтелгән. Кан күп киткән чакларда әни үлемгә каршы берүзе торган. «Гомере кыл өстендә булган анага ярдәм итү өчен җиде кат тир түгә идем. Ул вакытта кичергән халәтне әйтеп аңлатырлык түгел. Чөнки барысын да минутлар хәл итә». Бу сүзләрне әнием еш кабатлый иде. Башка авыллардан больницага бәби табарга баручыларның, инде соңгы чиккә җиткәч, роддомга барырлык хәлләре калмагач, безнең капка төбенә килеп җитеп бәбиләүчеләре дә була.
Безнең зур бакчабыз бар иде. Анда бабам утырткан 18 төп алмагач, груша, чия, кура җиләкләре үсте. Тыкрык ягындагы капкадан теләсә кем кереп, шул бакчадагы эскәмиядә ял итеп утыра иде. Медпункт­ка килүчеләр дә шунда чиратларын көтте. Өлкән яшьтәге бабайларның, тегүче Хәял бабайның, Сәлах җизни, умартачы Сөнгатулла бабай, Гайнетдин абыйның гапләшеп утыру өчен яраткан урыннары иде. Өебез ун елга якын авыруларны кабул итү һәм дәвалау урыны булып торды. Район Советыннан 1959 елда гына медпункт төзү өчен агач бурага разнарядка бирәләр. 1960 елда хәзер яңа төзелгән бина урынына фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Әнкәй Ижау шәһәрендә фельдшер-акушер­лык мәктәбендә белемен күтәргән.
Әнкәй колхоз эшендә дә катнашты, ындыр табагына да йөрттеләр, яфраказык та җыйды. Колхоз һәр йортка бүлеп биргән борчакны да әти белән бергә чапты, чөгендер дә эшкәрттек. Терлек тә күп асрадык. Әнкәй белән икәү бергә кырдан өч арба алабута, билчән урып, тартып кайткач, ул Кайбычка роддомга бала табарга китте. Кечкенә сеңлебез Сәвия туды. Әнкәйнең берәр малай да алып кайтасы килеп йөргән иде, әмма әти бу хакта беркайчан да сүз әйтмәде. Әти, роддомга барганда, йөк машинасының кузовына дүрт кызын тезеп утыртты да, бишенче кызын алып кайтты.
Әнием медпунктта 1983 елга кадәр эшләде һәм лаеклы ялга чыкты. Ул авыл халкы өчен терапевт та, окулист, педиатр, гинеколог, психолог та булды. Медпункт авыл кешеләре өчен җанга дәва бирүче шифаханә дә әле ул. Аның янына тәндәге авырулар белән генә түгел, тормышта килеп чыккан авыр­лыклар, гаиләдәге хәлләр белән дә киңәшкә килгәннәр. Әнкәй бервакытта да кеше хәлен икенче кешегә сөйләмәде, без дә шулай өйрәндек. Фельдшер янына кереп серләшкән Фәйрүзә Вәлиәхмәтова, Галимә Галиуллина, авылның иң сабыры, бөтен борчуларын күңеленә бикләгән, җаным-җаным дип кенә сөйләшүче Хәлимә апа Әдиятуллина, Әлфия апа Хәмидуллина - барысы да күз алдымда.
Билгеле, һәр гаиләдә булган мәшәкатьләр безнең өйдә дә булган. Әти белән әнкәй эчкерсез чиста күңеллеләр иде. Үземнең каената-каенанам да, әти-әнкәемдә күршедә генә яшәделәр. Аллага шөкер, олыгайган көннәрендә аларның хәлләрен белешеп, ихтыяҗ-хаҗәтләрен үтәп, булышып яшәргә насыйп булды. Инде әтием авыл Советында эшләүдән туктап, медпункт безнең өйдән күчкәч тә, киңәш сорап килүчеләр күп булды. Ул вакытта авыл Советында эшләгән рәисләргә дә авыр булган. Тугыз ел буена тартты ул бу авыр йөкне. Илне сугыш җимереклекләреннән торгызу өчен хөкүмәт халыктан заемга акча планы куйган. Әти эшләгән вакытта 1957 елда авыл Советлары буенча социалистик ярыш шартлары нәтиҗәсе буенча Иске Чәчкаб авыл Советы республикада беренче урынны ала. Аңа Татарстан АССР Министрлар Советының күчмә Кызыл байрагы һәм беренче урынның 3500 сум күләмендәге премиясе бирелә. Бу хакта Татарстанның үзәк газетасы битләрендә языла. Сугышны үткән тәвәккәл кеше иде ул. Җиде ел Караганда, Иркутск шахталарына китеп эшләде. Әти, илледән узгач та, Мари урманнарына барып, бер йорт төзерлек бүрәнә алып кайтты.1975 елда яңа йорт төзеде.
Әти-әнине искә төшергәндә, балачактан исемдә калган, инде күптән бу дөньядан киткән авылдашларым күз алдыма килә. Аларның барысын да яхшы хәтерлим, исемнәрен дә беләм. Аллаһы Тәгалә рухларын шат итсен иде. Әнием ялгызы гына калгач, хәлләрен белешеп, тормышын тулыландырып торган күршеләребез Суфия апа Газыймҗанова, Әминә апа Габидуллина, Наҗия Сәйфетдинова һәм Ләлә Әдиятуллинага әле дә рәхмәтлемен.
Хәзер без яхшы тормышта яшибез. Олы яшьтәге кешеләр авырлыкларны күп күрдек дип искә алалар. Ләкин замананың кайсы гына чорында яшәсә дә, җиңел генә узмаган тормышында гомеренең иң яхшысы: искә алырлык балачагы, яшьлеге, яшәгән, эшләгән еллары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев