Кайбычта “Халык инвентарьлаштыруы” акциясе дәвам итә
Район җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Ольга Макарова әйтеп узганча, акциянең максаты - авылларда яшәүчеләр ярдәме белән район үзәгендәге һәм авыллардагы хуҗасыз, буш яткан, тиешенчә файдаланылмаучы биналарны, җир участокларын, тиешле техник хәлдә булмаган корылмаларны, хуҗасы булып та, нәтиҗәле кулланылмаучы биналарны ачыклау.
Акциядә катнашучылар бу корылмаларны алга таба нинди максатта файдаланырга мөмкинлеге турындагы фикерләрен дә җиткерә ала. Мөрәҗәгатьләр җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасында кабул ителә. Татарстанда "Халык инвентарьлаштыруы" акциясен уздыруда Санкт-Петербург тәҗрибәсе өйрәнелгән. Анда шушы акция нәтиҗәсендә 754 объект исемлеге төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев