Көчле рухлы егет солтаны
РФ Пенсия фондының Кайбычтагы идарәсе начальнигы Чулпан Камалиева аны "йөз процент оптимист кеше" дип атый. Тырыш егет үзе килеп җиткәнче, идарәнең фотоархивыннан аның сурәтләрен барлаганда да, бер әйбер күзгә чалынды: нинди генә бәйрәм чарасы, сәхнәдә чыгышлар булмасын - Марат һәрчак үзәктә.
Өендә компьютеры булган һәркем диярлек Марат Вәлиев дигән егетне яхшы белә, чөнки көн дәвамында аңа әле бу, әле теге сорау белән мөрәҗәгать итәләр, яисә ватылган компьютерларын күтәреп үк киләләр. Балачактан өченче группа инвалид булуына карамастан, үз-үзен тотышында, яшәү рәвешендә мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә хас күңел төшенкелеге, авырсыну дигән әйбер аның өчен бөтенләй ят нәрсәләр.
Мәктәптә үк физика җене кагылган егет Казан дәүләт педагогия университетының физика-информатика факультетын тәмамлаган. Табигатьтән бирелгән сәләте өстенә тырышлык та кушылгангамы, хезмәт урынында автоматлаштыру буенча алыштыргысыз белгеч ул бүген. Диплом алгач, башта район мәгариф бүлегендә программист булып эшләп ала. Пенсия фонды идарәсендә хезмәт стажы әле дүрт ел гына. Тиз арада республика буенча үзәк бүлек белгечләре белән уртак тел тапкан, идарәнең катлаулы эш программаларын үзләштереп, 30 компьютердан торган системаның эшчәнлеген көйли Марат. Алга китеп, шуны да әйтик, "Өченче буын университеты" дип аталган компьютер грамоталылыгы дәресләрендә пенсия яшендәге абый-апаларны да заманча технологияләр белән эшләргә өйрәткән.
"Барлык техника тәртиптә булып, сәгать кебек эшләп торса, миңа күңелсез була башлый. Эшсез торырга, тик утырырга яратмыйм. Электрониканың барлык төрләре белән дә кызыксынам. Машинамны да башка кешедән караттырганым юк, үзем төзәтәм," - ди ул үзе. Мөгаен, әнә шул тырышлыкта, һаман яңалыкка омтылуда, алга барудадыр аның авыруын җиңү сере. Бер урында туктап калмаска, максат билгеләп, шуңа ирешү өчен гел алга барырга - әнә шундый аның тормыш принцибы. Шул юлда төрле кешеләр белән аралашып, башкаларга ярдәм итәргә дә җитешергә кирәк - менә тагын бер принцип.
Дөрес, барысы да кешенең үзеннән тора. Авырлык алдында сынатып, бераз гына тукталып калдыңмы - бирешүеңне көт тә тор. Марат көнаралаш "Олимп" спорт комплексында шәхси программа буенча спорт белән шөгыльләнә. Чаңгыга басарга да теләге бар. Аның фикеренчә, буш вакыттагы шөгыль я сәламәтлеккә, я акыл үсеше өчен файдалы булырга, шул ук вакытта рухи ләззәт китерергә тиеш. Гаиләдә - әнисе Гөлзилә һәм сеңлесе Алсуның төп таянычы, аларга гел ярдәм итеп, кайгыртып яшәве Маратны үз гамәлләре өчен җавап бирердәй егет асылы буларак та тасвирлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев