Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Кече Мәменең уңган әбисе

Кече Мәме авылында туып-үскән Анна Ворожейкинага әле шушы араларда гына 90 яшь тулды.

Туган авылында кунак кына ул хәзер. Апаста гомер кичерүче кызы Валентина Шапеева янында яши башлавына да 19 ел вакыт узган. Өйләрендә янгын чыгып, бернәрсәсез калгач, күңеле белән теләмәсә дә, кызы янына күченә. Апас үзәк аптекасында фармацевт булып эшләүче Валентина Ивановна бәйрәмнәрдә, 9 Май- Бөек Җиңү көнеме, Пасха, Сабантуймы, әнисен һәрвакыт Кече Мәмегә алып кайта. Әнисенең юбилее уңаеннан да, кичтән үк туганнарына кайтып, алар белән бергәләп бәйрәм табыны әзерләгәннәр. Ә инде юбилее көнне бөтен туган-тумача Анна Сергеевнаны котларга килде.


Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Эльвира Заһидуллина белән Кече Мәме авыл җирлеге башлыгы Елена Алексееваны да ачык йөз белән каршы алдылар. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган хат рәхмәт сүзләре белән сугарылган иде. Юбилярга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек министры Марат Җәббәровның аграр тармакны үстерүдәге тынгысыз хезмәте өчен юлланган Рәхмәт хатын да тапшырдылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген, Кайбычның 30 еллыгы медален дә шатланып кабул итеп алды.
Күп еллар буена фермада дуңгыз караучы булып эшләгән Анна Ворожейкина кадер-хөрмәткә лаек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев